ТИСБИ
ТИСБИ (ТИСБИ идарә университеты), Татарстан бизнеска ярдәм итү институты, (рус. Татарский институт содействия бизнесу, ТИСБИ) — 1992 елда Казанда ачылган югары уку йорты. Хәзерге Россиянең таңында нигезләнгән һәм вакыт соравына туры килерлек итеп ясалган — яшь дәүләткә яңа һөнәр белгечләре кирәк булган. МаксатыЮгары уку йортының исеме үк аның эшчәнлегенең төп максатын чагылдырган: кече һәм урта бизнес өчен белгечләр әзерләү һәм шулай ук регион икътисады өчен квалификацияләнгән кадрлар әзерләү. “ТИСБИ” илнең дәүләтнеке булмаган беренче югары уку йортларының булып, яңа буын югары уку йортын тормышка ашырган, нигез итеп сыйфатлы белем бирүне алган, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлекне һәм хәзерге заман белем бирү технологияләренә юнәлеш алган. Институт, Академиядән ерак юл узып, Университет статусына ия булуга ирешеп, хәзерге заманда “ТИСБИ” 20 елдан артык уңышлы эш тарихы белән һәм инновацион технологияләр куллану белән тармакланган белем бирү программалар белән югары уку йорты булып тора. АдресыРосcия Федерациясе, Казан, Мөштәри урамы, 13 (яки Маяковский урамы, 22) ФилиалларЯр Чаллы филиалы1999 елда ачылган. Филиал директоры — Рәис Нәҗипов, социология фәннәре кандидаты, доцент.
Белгечлекләр
Әлмәт филиалыФакультетлар
Кызыклы мәгълүматТИСБИда Африка сәнгате музее бар. Анда агачтан, һәм шул исәптән "тимер" агачтан Африка ходайлар сыннары, кеше сыннары, шахмат сыннары бар. ШәхесләрРекторлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia