27 нче санлы һөнәри укуханә
![]() 27 нче санлы Әгерҗе һөнәри училищесы — Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә (1928 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1938 елдан шәһәр) урнашкан урта һөнәри белем бирү йорты. 2013 елдан Бөгелмә аграр көллиятенең 3нче санлы филиалы, 2015 елдан Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче санлы филиалы. «Җир өсте техникасы һәм технологиясе» юнәлеше буенча тимер юлда эшләү өчен белгечләр әзерли. Гамәлгә куючысы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы. Тарих1928 елдан бирле тимер юл транспорты өчен кадрлар әзерли. 80 елдан артык тарихында уку йорты берничә мәртәбә исемен алыштыра: ФЗУ, ФЗО, ЖУ № 3, СГПТУ № 27, ПУ №27 һ.б. 2013 елда ТР министрлар кабинеты карары[1] белән 27нче санлы һөнәри укуханә Бөгелмә аграр көллиятенең 3нче санлы филиалы итеп үзгәртелә. 2015 елда ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[2] белән Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче санлы филиалы итеп үзгәртелә. Белгечлекләр
СылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia