Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Мөслим битенә күчегез.
һәм
Мөслим авылы - Татарстан Республикасы Мөслим районының үзәге. Казаннан 319 чакрым, Бөгелмәдән 110 чакрым, Чаллыдан 75 чакрым ераклыкта, Ык елгасы буенда урнашкан.
Тарих
Авыл урыны 1748 елдан бирле билгеле. 1920 елга кадәр Уфа губерниясе Минзәлә өязе Ирехтин волостенә керә. 1920 елдан соң ТАССРның Минзәлә кантонында була, 1930 елның 10 августында Мөслим районы төзелгәч, аның үзәгенә әйләнә. 1963 елның 1 февраленнән 1965 елның 12 гыйнварына кадәр Сарман районы составында була. Хәзер яңадан Мөслим районы үзәге.
1986-1991 елларда Мөслим шәһәр тибындагы поселок статусын йөрткән.
Сәнәгать
Авылда сөт комбинаты, ипи пешерү һәм кирпеч заводлары, ашлык кабул итү ширкәтләре эшли.
Атаклы урыннар
- Бакча урамы, Хафиз Фәизов йорты. 19 гасыр архитектурасы, таш, агач ике катлы йорт. 19 гасыр милли архитектура истәлеге.
- Октябрь урамы, 28. Мәчет. 1990 ел. Хәзерге заман милли культура архитектура истәлеге.
- Пушкин урамы.31. Мәктәп бинасы, 1901 ел. 4 класслы җәдид методы белән Мөхәммәтхарис Фәизов укыткан бина.
- Ленин һәйкәле,
Туган як тарихы музее
Мәгариф
Балалар сәнгать мәктәбе
Политехник техникум
Лицей
Авылда Мөслим политехника техникумы (2017―2019 елларда Сарман аграр көллиятенең филиалы), Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп, лицей, гимназия, мәктәптән тыш эш үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли[3].
Мәдәният
Дин
Танылган шәхесләр
- Рафис Борһанов, V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, ТР министры.
- Марат Галиев, I-V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.
- Әлфия Тимербай кызы Галиева (1961), филология фәннәре кандидаты (2004), доцент, Яр Чаллы педагогика көллияте директоры (2005 елдан), Татарстанның атказанган укытучысы (2002). Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2009).
- Ранас Ганиев (1954), гамәли математика гыйлеме белгече, фән докторы.
- Марсель Вәлитов (1937), фән докторы (1991), профессор, «Профсоюзы и экономика» журналы баш мөхәррире, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2005).
- Рәфкать Мәкъсүтов (1930), галим.
- Айдар Сәлимгәрәев (1971), Татмедиа җитәкчесе (2019 елдан).
- Халидә Уразаева, мәдәният эшлеклесе, җырчы, ТАССР, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Таҗетдин Фазлыев (1920-1942), Бөек Ватан сугышында әсирлектә һәлак булган укчы.
- Инбер Шәфыйков (1941-2001), курайчы, педагог.
- Рәис Шәйхелисламов, икътисад фәннәре докторы, элеккеге мәгариф һәм фән министры.
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары |
---|
> 100 мең кеше | |
---|
> 50 мең кеше | |
---|
> 25 мең кеше | |
---|
> 10 мең кеше | |
---|
> 5 мең кеше | |
---|
Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре, Украина, Казакъстан торак пунктлары
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин
|
|