Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Төмән (мәгънәләр) битенә күчегез.
Төмән (рус. Тюмень, себ.тат. Цимке-тора) — Россиядәге шәһәр, Төмән өлкәсенең һәм шушы өлкәнең Төмән районының үзәге. XIII гасырда татарлар Чыңгы-Тура шәһәренә нигез сала, XVI гасырда кала - Алтын Урданың Төмән олысының башкаласы. Алтын Урдада Туктамыш хан идарә иткән чорда шәһәргә Төмән исеме бирелә. 1495 елда эчке низаг нәтиҗәсендә Чыңгы Тура башкала вазифасын югалта, Мөхәммәд Тайбуга үз ирәген Кашлык - Себер каласына күчерә. 1585 елда рус илбасары Ермак Чыңгы Тура- Төмәнне яндырып басып ала һәм 1586 елда рус ныгытмасына нигез сала.
20 гасырда борынгы татар шәһәре Чыңгы Тура урынында "Төмән" дигән стадион төзелгән, нәтиҗәдә мәдәни катлам кайтусыз югалган.
Халык саны — 581 758 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 604 665 кеше.[7]
2021 елның 21 маеннан ― Хезмәт даны шәһәре.[8]
2022 елда Төзелеш министрлыгы яңа шәһәр цифрлаштыру индексының яңартылган рейтингын бастырды. Тюмен 250 меңнән миллионга кадәр кеше яшәгән иң яхшы өч шәһәргә керде[9]
География
Көнбатыш Себердә, Түре елгасы (Тубыл кушылдыгы) буенда урнашкан. Пристань, Свердловск тимер юлының төене, «Рощино» халыкара аэропорты бар. Мәскәүгә хәтле 1725 км. Халык исәбе 581 758 кеше (2010).
Сәгать поясы
Екатеринбург вакыты
Төмән Екатеринбург вакыты (Yekaterinburg Time Zone, YEKT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +5:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +2 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+2 итеп күрсәтелә.
Климат
Төмән климаты
|
Күрсәткеч
|
Гый
|
Фев
|
Мар
|
Апр
|
Май
|
Июн
|
Июл
|
Авг
|
Сен
|
Окт
|
Ноя
|
Дек
|
Ел
|
Абсолют максимум, °C
|
4,0
|
8,6
|
17,2
|
30,7
|
34,9
|
36,2
|
37,5
|
37,4
|
31,2
|
24,1
|
12,8
|
6,0
|
37,5
|
Уртача максимум, °C
|
−10,8
|
−8,1
|
−0,1
|
9,2
|
17,5
|
23,2
|
24,3
|
21,2
|
14,7
|
7,3
|
−3,6
|
−9,2
|
7,1
|
Уртача температура, °C
|
−14,7
|
−13,1
|
−5,2
|
4,0
|
11,2
|
17,1
|
18,8
|
15,8
|
9,8
|
3,1
|
−6,6
|
−13,1
|
2,2
|
Уртача минимум, °C
|
−18,9
|
−17,8
|
−10,3
|
−1,1
|
5,5
|
11,3
|
13,6
|
11,1
|
5,5
|
−0,3
|
−10,2
|
−16,6
|
−2,4
|
Абсолют минимум, °C
|
−46
|
−43
|
−37,8
|
−23,9
|
−9
|
−2,8
|
2,8
|
−0,1
|
−7
|
−26,1
|
−37,5
|
−46,1
|
−46,1
|
Явым-төшем нормасы, мм
|
24
|
14
|
16
|
23
|
45
|
55
|
87
|
60
|
56
|
39
|
33
|
26
|
478
|
Халык
Милли состав (2002): руслар — 83,1%, татарлар — 5,6%, украиннар — 2,0%.[19]
Эчке бүленеш
- Үзәк районы
- Ленин районы
- Калинин районы
- Көнчыгыш районы
Икътисад
Машина төзелеше һәм металл эшкәртү (суднолар, приборлар, станоклар ясау, «Нефтемаш» һ.б.), агач эшкәртү, җиңел, азык-төлек сәнәгате үскән. Төмәнне нефтьүткәргечләр кисеп үтә.
Фән һәм мәгариф
Төмән өлкәсендә нефть һәм газ яткылыклары фәнни оешмаларының үсешенә булышлык ясады. 1990 еллар башында югары уку йортлар һәм гыйльми-тикшеренү институты хезмәткәрләре саны 11,5 мең кешене, ягъни булган кала халкының 10 процентын тәшкил иткән.
Фәнни-тикшеренү һәм проект институтлары: Криосфера институты һәм Төньяктагы җирләрен үзләштерерү проблемалары институты. Гамәли нефть һәм газ комплексына ихтыяҗ юнәлтелә. Алар арасында "Сургутнефть" (Төмән бүлекчәсе), «Газпром проектирование» ҖЧҖнең Төмән бүлекчәсе, Гипротюменнефтегаз, Синицин, Төмәннефтегеофизика (компания "Интеграл"), "Нефтепроект", СибНАЦ, Синететика (ГМС Группасы) лидерлар булып тора.
Белем бирү учреждениеләре:
- Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) филиалы.
- Төмән индустриаль университеты
- Төмән университеты
- Урал дәүләт тимер юллары университетының Төмән филиалы
- Төмән дәүләт архитектура-төзелеш университеты
- Төмән дәүләт аграр университеты
- Төмән дәүләт медицина университеты
Шәхесләр
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ https://www.tyumen-city.ru/gorodtumeny/naselenie
- ↑ https://www.celle.de/Celle-entdecken/Partnerstädte/Tjumen-Russland-.php?object=tx,2727.5&ModID=7&FID=2092.184.1&NavID=2727.396&La=1
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 https://vsluh.ru/novosti/obshchestvo/druzhit-gorodami-kak-tyumen-podderzhivaet-svyaz-s-pobratimami_326953/
- ↑ https://city-brest.gov.by/ru/pobratim-ru/
- ↑ http://hlj.sina.com.cn/news/b/2018-06-20/detail-ihefphqk1691433.shtml
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-23
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 20.05.2021 № 304 «О присвоении почетного звания Российской Федерации „Город трудовой доблести“».
- ↑ https://vladtime.ru/computers/750487
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 http://www.mojgorod.ru/tjumensk_obl/tjumen/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1583
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref> ; для сносок gks.ru не указан текст
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-09-16
|
---|
1 000 000-нан артык кеше | | |
---|
500 000 — 1 000 000 кеше | |
---|
250 000 — 500 000 кеше | |
---|
Шәһәрләрнең халык саны 2010 халык исәбе буенча китерелгән. * Кырым шәһәрләренең халык саның 2012 елгы мәгълүматлары буенча китерелгән. |
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары |
---|
> 100 мең кеше | |
---|
> 50 мең кеше | |
---|
> 25 мең кеше | |
---|
> 10 мең кеше | |
---|
> 5 мең кеше | |
---|
Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре, Украина, Казакъстан торак пунктлары
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин
|
|