Октябрьски – Башкортстанның җөмһүрият буйсынуындагы шәһәре, 1946 елның апреленә кадәр Туймазы районына кергән.[4][5]
Халык саны: 2018 елда ― 114 000 кеше. 2024 елның 1 гыйнварына ― 116 400 кеше[6].
Географик мәгълүмат
Уфадан 180 км ераклыкта, Татарстан белән Башкортстан арасында аккан Ык буенда урнашкан.
Якындагы тимер юл станцияләре Руссу (Татарстан) – 15 кмда һәм Туймазы (25 кмда). Шәһәр эчендә пассажир хәрәкәте булмаган Нарыш тупик тимер юл станциясе урнашкан.
Тарихи мәгълүматлар
Башкортстанның көнбатышында нефть ятмалары һәм «Туймазынефть» тресты барлыкка килү белән Ыкның уң ярында нефтьчеләрнең бистәсен төзү турында карар кылынган. Дүрт татар авылы: Нарыш, Төрекмән, Мулла һәм Зәет арасындагы кырда “Социалистический городок” төзелеше башланган. Ике ел эчендә саман кирпеченнән 20 бер катлы йорт, клуб, ашханә, почта төзелгән. Эшче куллар җитмәгәч, 1941-1942 елда төзелешкә Идел буе алманнары күчерелә. Алар урман кисә, карьерлардан таш чыгара. Хәзерге автовокзал урынында “25 еллык” лагир булган. Анда 25 елга иректән мәхрүм ителгән репрессия корбаннары тора. 1944 елда Нарыштау астында нефть табылу уңаеннан беренче урамга Девон исеме кушыла.
1946 елда бистәгә шәһәр статусы бирелә.
Халык
Халык саны 109,7 мең (2010). Зурлыгы буенча Башкортстанның бишенче шәһәре.
Милли состав
Милләт (2002)
|
Өлеш, %
|
татарлар
|
37,1
|
руслар
|
40,9
|
башкортлар
|
13,1
|
чуашлар
|
1,94
|
чирмешләр
|
1,24
|
мукшылар
|
0,98
|
удмуртлар
|
0,21
|
украиннар
|
1,66
|
әрмәннәр
|
0,43
|
белоруслар
|
0,25
|
таҗиклар
|
0,25
|
үзбәкләр
|
0,19
|
Танылган кешеләр
Хәзерге Октябрьскига керүче торак урыннардан зур гына кешеләр чыккан:
Гомумән, шәһәр үзенең көрәш мәктәбе белән танылган.
Октябрьскиның ширкәтләрендә төрле вакытларда Мөсәгыйть Хәбибуллин, Ризван Хәмид эшләп китәләр, Вагыйз Фәтхуллин, Айдар Хәлим биредә училище тәмамлый, Нәҗип Асанбаев Кызыл Таңның үз хәбәрчесе булып эшли.
- Роза Әхмәдиева (1979), КДМИ ректоры (2020), педагогика фәннәре докторы (2012), профессор (2013). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2016).
- Марат Баһаветдинов (1947), Нефтекама шәһәр Советы рәисе (1988―1992), БАССР XII чакырылыш Югары Советы депутаты.
- Рим Вәлиуллин (1950), БДУ профессоры.
- Фәрит Галиев (1947—2013), педагог, баянчы, композитор. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1992).
- Марина Карпова (1989)– җырчы, М.Е Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры (Мәскәү) солисты. Октябрьский шәһәренең музыка мәктәбенең фольклор төркемен тәмамлаган, "Таусень" ансамблендә катнашкан, керәшен җырлары белән үзенең җырчы карьерасын башлап җибәргән.
- Владимир Латыйпов-Догадов (1962), драма театры артисты. БР халык артисты (2004).
- Васил Хәннанов (1956―2024), РФ атказанган, БР атказанган һәм халык рәсамы (Уфа).
- Нәзирә Шәрәфетдинова (1949), медицина фәннәре докторы (1998), профессор (2000). БР атказанган табибы (2002), атказанган фән эшлеклесе (2014).
Матбугат
«Туган як» —- Октябрьски шәһәренең иҗтимагый-сәяси гәзите, 1990 елдан. Атнага 2 тапкыр чыга.
Икътисад
Октябрьски – зур индустриаль үзәк. Сәнәгать җитештерүе структурасына машина төзү ширкәтләренә 43% туры килә; ягулык сәнәгатенә 32%. Шәһәр предпприятителәре 250 исемдәге товар җитештерә. Нефть промыселлары һәм автомобиль транспорты өчен җиһазлар, төзелеш конструкцияләре һәм материаллары, автомобиль приборлары һ.б.
50гә якын сәнәгать предприятиесенең арасында аерым урынны Башнефть НГДУ (нефть-газ чыгаручы идарә), «Башнефтегазпром» идарәсе, ААҖ АК «ОЗНА», АҖ АК «АПРИ», ОЗНПО, ҖЧҖ ҖШ (җитештерү ширкәте) «Роснефтемаш», ААҖ «Блокжилкомплект», ҖЧҖ «Металл-комплект».
АҖ АК «АПРИ» Россиянең эшләүче барлык автомобиль, трактор һәм комбайн җитештерүче заводлары өчен приборлар ясый.
Транспорт
Мәгариф
Югары уку йортлары
Урта махсус уку йортлары
Башлангыч һөнәри уку йортлары
№ 4, 22, 56,68
Дини тормыш
- Ислам
- Заит җәмигъ мәчете
- Төрекмән бистәсе мәчете (Мәчет урамы, 4)
- Мәскәү бистәсе мәчете (Кооператив ур., 100/1)
- «Мөхсин» мәчете (Мулла бистәсе, Матросов ур., 136)
- Октябрьски үзенең мәдрәсәсе белән билгеле. "Нур әл-Ислам" мәдрәсәсе 1990 елдан эшли. Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк Диния нәзаратына карый торган мәчетләр имамнары биредә белемен күтәрә.
- Православие
- Смоленск чиркәве (Сретение кафедраль соборы) (Крестьян ур., 15), протодиакон Роман (Касыйм улы Ганиев)
- Троица-Сергий чиркәве (Ленин проспекты, 61Б), иерей Константин (Абдуллин)
Урамнары
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ http://www.gks.ru/scripts/db_inet2/passport/table.aspx?opt=80735000200620072008200920102011
- ↑ РСФСР Верховный Советы президиумының 1946 ел, 5 апрель указы
- ↑ шәһәр хакимияте сайты
- ↑ Статистики подсчитали население городов и сёл в Башкирии. ИА «Башинформ», 10.05.2024
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-03
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары |
---|
> 100 мең кеше | |
---|
> 50 мең кеше | |
---|
> 25 мең кеше | |
---|
> 10 мең кеше | |
---|
> 5 мең кеше | |
---|
Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре, Украина, Казакъстан торак пунктлары
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин
|
|