Нефтекама
Нефтекама (рус. Нефтекамск) — Башкортстанда республика буйсынуындагы шәһәр. СССР чорында Кызыл Кама районы җирләрендә нефть һәм нефтехимия сәнәгате үзәге буларак пәйда булган. Шәһәр советына Әмҗә, Энергетик, Ташкын, Хмелевка, Чишмә, Кырым-Сарай, Марино авыллары буйсына. Халык саны һәм сәнәгать продукциясен чыгару буенча Нефтекама — Башкортстандагы 4 нче шәһәр: Уфа, Стәрлетамак һәм Салаваттан кала. Халык саны: 2018 елда ― 139 000 кеше. 2024 елның 1 гыйнварына ― 144 600 кеше[3]. Географик мәгълүматРеспубликаның көньяк-көнчыгыш өлешендә, Кама буенда, Уфадан 220 км ераклыкта урнашкан. ![]() Тарихи мәгълүматларНефтекаманың тарихы 1947 елда, Кызыл Кама районы, мари авылы Әрлән янында урнашкан №3 буровойдан нефть табылудан башлана. 1957 елда Кәчәү авылы янында нефтьчеләр шәһәрчеге төзелә башлый. Башнефть берләшмәсенең зур һәм куәтле филиалы — “Арланнефть” идарәсе барлыкка килә. Нефтьчеләр өчен йортлар белән беррәттән, дәваханә, мәктәп, балалар бакчасы, алар артыннан мунча, кинотеатр кебек социаль объектлар барлыкка килә. Кама буенда урнашкан эшчеләр бистәсенә Нефтекама исеме бирелә. 1959 елда тиз үсүче торак урынына эшчеләр бистәсе статусы бирелә, 1963 елда – шәһәр статусы. Шул чорда биредә ике зур завод — ясалма күн һәм автомобильләр заводы төзелә башлый. Нефть чыгару күләме артуга, бистә елдан-ел үсүгә бәйле тармакны энергия белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп туа, Воткинск ГЭСыннан килгән энергия генә җитми башлый. Шулай итеп, сусаклагыч һәм яңа электр станциясе төзү турында карар кабул ителә һәм алтмышынчы елларда Карман гидроэлектрстанциясе төзелә башлый. Бүген Карман ГРЭСы — Башкортстанда гына түгел, Россиядә иң зур электр станцияләренең берсе, ул республиканың яртысын һәм тирә-як төбәкләрне энергия белән тәэмин итә. Халык
2002 елгы Бөтен россия халык санын алу буенча милли состав: татарлар – 30,5 %, башкортлар — 29,1 %, руслар – 27,8 %, марилар — 9,4%, удмуртлар – 1,1%. Матбугат2006 елга кадәр Кызыл Кама районының «Кама таңнары» гәҗите Нефтекама белән уртак басма булып тора, ләкин шуннан соң шәһәр хакимияте татар басмасы белән хезмәттәшлеген туктаткан. Нефтекамада мари телендәге «Чолман» (Чулман) республика газетасының редакциясе урнашкан. Аена 1 кат чыга, тиражы – 3900 данә. Сәнәгать![]() Нефтекамада елына 40 млрд сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелә. Шулардан нефть чыгаручыларга 7 генә % туры килә: «Башнефть-Геострой «НУБР» ҖЧҖ, «Әрлән УЭН» ҖЧҖ, «Башнефть-Добыча» ҖЧҖның НГДУ «Әрләннефть». Шәһәрнең икътисади торышын КамАЗ ААҖ төркеменә керә торган Нефтекама автомобиль заводы билгели. ААҖ «Нефаз» Россиядәге 30% автобусларын һәм 40% сыеклыч ташый торган машиналар паркын җитештерә. 2010 елда шәһәрдәге җитештерүнең 14%ы «Нефаз»га туры килсә, 2012 елда ел шәһәр оешмаларының 38,5 миллиард сумлык товар җитештерсә, шуның 26 процентының “НефАЗ” өлешенә туры килде. Ул унбер меңнән артык кешене эш урыннары белән тәэмин итә. “НефАЗ” җәмгыяте зур класслы пассажир автобуслары, цистерналар һәм прицеплар, вахта автобуслары, үзбушаткыч машиналар җитештерү буенча Россиядә лидерлар исәбендә. “Ясалма күн заводы” җәмгыятенең дә базарда үз урыны бар. Шулай ук Нефтекама нефть корылмалары җитештерү, Нефтекама машиналар төзү заводлары, “Әмҗә урман комбинаты” җәмгыяте, Нефтекама күн галантереясы да шәһәр үсешенә зур өлеш кертә. Карман ГРЭС – республиканыдагы электр энергиясенең яртысын чыгара. Ул шәһәрдәге иң эре җитештерүче, 42% продукция җитештерә.[10]. Нефтекама нефть промыселлары җиһазлары заводында 1400 кеше эшли[11]. Авыл хуҗалыгын эшкәртү тармагы: «Кама беконы берләшмәсе». ТранспортНефтекаманың эчке юллары озынлыгы – 256 км. Нефтекамск аша Уфа — Яңавыл, Самар — Уфа (Нефтекамск — Дүртөйле — Бүздәк) автомобиль юллары уза. Нефтекама-Яңавыл тимер юл тармагы шәһәрне Горький тимер юлы белән тоташтыра. Шәһәр үзәгеннән 6 км-да урнашкан Нефтекамск һава порты хәзерге вакытта файдаланмый, пассажир рейслары очмый. МәгарифШәһәрдә 22 мәктәп эшли, шул исәптән башкорт гимназиясе һәм физика-математика лицее бар. 2010-11 уку елында мәктәпкә 14950 бала йөргән. Югары уку йортлары2000 елда ачылган Башкорт дәүләт университетының филиалында югары белем алып була. Хәзер биредә 3 мең студент белем ала.[12] Мөһимлеге буенча икенче уку йорты – Уфа авиация университеты филиалы. Башка вузларның 8 вәкиллеге, 5 филиал. Мәдәният1991 елдан татар һәм башкорт башкаручыларының «Дуслык моңы» халыкара җыр бәйгесе уздырыла. Ел саен (2013-2017 елларда 4 елга бер) оештырылучы бәйгегә ел да күп төбәкләрдән талант ияләре катнаша. 16-35 яшьлек һәвәскәр башкаручылар һәм музыка училищеларының беренче сыйныф укучылары катнаша. 2017 елда «Дуслык моңы» халыкара җыр бәйгесенә танылган җырчы Фәридә Кудашева исеме бирелә[13]. Шәһәр филармониясендә татар артистлары төркеме бар. ![]() ДинШәхесләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia