Әхнәф Зиякаев
Әхнәф Зиякаев, Әхнәф Гаделгәрәй улы Зиякаев (рус. Ахнаф Гаделгаряевич Зиякаев, 1956 елның 9 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Нефтекама) ― сынчы―скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1994 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләр (скульптура) лауреаты һәм дипломанты, Россия Традицион мәдәният көллияте укытучысы. Тәрҗемәи хәле1956 елның 9 ноябрендә Башкортстан АССРның Нефтекама нефтьчеләр бистәсендә (1963 елдан шәһәр) туган. Нефтекама балалар сәнгать мәктәбенең беренче чыгарылышыннан (укытучысы Юрий Федорович Туник)[1]. 1981―1983 елларда Көңгер шәһәренең 58нче һөнәри техник училищесында (2002 елдан Көңгер дәүләт сәнгать-сәнәгать көллияте, 2011 елдан Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе филиалы[2]) укыган. И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының скульптура факультетын тәмамлаган (1994, профессор С. А. Кубасов[d] (1945―2004) остаханәсе). Диплом эше ― «Сабантуй». «Рәссам―скульптор» квалификациясе бирелә. Иҗаты![]() ![]() Сынчы иҗатында анималистик тема мөһим урын алып тора. Иҗатында геройлары хайваннар һәм кошлар булган скульптура композицияләре тәкъдим ителгән: ябалак һәм пеликаннар, көртлек һәм карга баласы, тау кәҗәсе һәм атлар. Атның скульптура рәсеме останың иң яраткан мотивы булып тора: «Булат. Аудан кайту», «Пегасның тууы», «Сугыш атының төше» һ. б. Металлдан коелган скульптуралары аерым пластика белән аерылып тора. Иң яхшы үрнәкләрнең берсе — «Җил» эше, анда да сынчы кабат яраткан темасына ― чабып баручы ат рәсеменә мөрәҗәгать итә. Ассамбляж техникасында (коллаж төре) башкарылган экперименталь эшләре: «Фаэтон» һәм «Көнчыгыш җыры» тимер кисәкләреннән, чүкечләрдән, пружиналардан, болтлардан, гайкалардан җыелган. Күп еллар скульптор Ленинград блокадасы темасы өстендә эшли: «Блокада», «Ачлык» «Икмәк», «Балалар». «Блокада» рельефын скульптор Санкт-Петербургның дәүләт тарих музеена бүләк иткән [3]. Ә. Зиякаевның тушь,акварель һәм темпера белән башкарылган пейзажлары һәм анималистик рәсемнәре дә бар[4] Россиянең төрле шәһәрләрендә урнаштырылган берничә монументаль әсәр авторы. Санкт-Петербургта:
Кайбер күргәзмәләре
Скульпторның эшләре Дәүләт Рус музеенда[d], Минтимер Шәймиев тупланмасында, АКШ, Франция, Япониянең шәхси коллекцияләрендә саклана [8]. Бүләкләре, мактаулы исемнәреИскәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia