Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Тубыл (мәгънәләр) битенә күчегез.
Тубыл (рус. Тобольск) — Россия шәһәре. Төмән өлкәсенең Тубыл районы үзәге. Өлкә үзәге Төмәннән 240 чакрым читтә урнашкан. XVII–XIX гасырларда Себер башкаласы булып саналган.
Тарих
Тубыл кремле
1586 елны воеводалар Василий Сукин, Иван Мясной һәм письменный голова Данила Чулков гаскәр белән Себергә килеп җитәләр, алар борынгы татар шәһәрләре Чимги-Тура һәм Тубыл-Тура өстендә Төмән һәм 1587 елда Тобольски хәрби кәлгә-калаларын салалар”, дип яза язучы Фәүзия Бәйрәмова.[4]
География
Тубыл Көнбатыш Себердә, Төмәннән 247 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Иртешка Тубыл елгасы кушылу урыны янындагы порт.
Климат
- Уртача еллык температура — 0,9 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 2,9 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 75%
Тубыл климаты
|
Күрсәткеч
|
Гый
|
Фев
|
Мар
|
Апр
|
Май
|
Июн
|
Июл
|
Авг
|
Сен
|
Окт
|
Ноя
|
Дек
|
Ел
|
Абсолют максимум, °C
|
5,5
|
5,5
|
14,7
|
29,5
|
35,7
|
37,2
|
36,1
|
33,8
|
30,1
|
23,0
|
12,3
|
4,5
|
37,2
|
Уртача максимум, °C
|
−12,7
|
−10,3
|
−1,4
|
7,3
|
16,3
|
22,4
|
23,9
|
20,4
|
13,7
|
6,1
|
−4,7
|
−10,7
|
5,9
|
Уртача температура, °C
|
−17,1
|
−15,6
|
−7
|
1,8
|
10,2
|
16,7
|
18,7
|
15,3
|
9,0
|
2,2
|
−8,2
|
−14,9
|
0,9
|
Уртача минимум, °C
|
−21,6
|
−20,7
|
−12,6
|
−3,2
|
4,7
|
11,4
|
13,7
|
10,7
|
4,9
|
−1,2
|
−11,8
|
−19,3
|
−3,8
|
Абсолют минимум, °C
|
−48,5
|
−47,7
|
−41,8
|
−30,3
|
−14,6
|
−2,2
|
1,2
|
−2,9
|
−6,5
|
−34,4
|
−40,1
|
−51,8
|
−51,8
|
Явым-төшем нормасы, мм
|
23
|
17
|
17
|
24
|
44
|
57
|
67
|
73
|
53
|
40
|
34
|
27
|
476
|
Чыганак: Погода и климат
|
Тубылда татар мәгарифе
Тубылдагы татар бистәсенең күренеше. Уртасында татар мәчете. 1912 елдагы С. М. Прокудин-Горскийның фотосүрәте.
1934 елда өлкә татар педагогия училищесы Тубыл шәһәренә күчерелгән, 1955 елда мөстәкыйль уку йорты буларак ябылды, рус педагогия училищесына татар бүлеге итеп күчерелеп, 3-4 едан соң ул бүлек тә ябылды. Татар педагогия училищесы үзенең яшәү дәверендә өлкә мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен бер мең ярым укытучы әзерләп чыгарган.
1950 елда Төмән дәүләт педагогия институты каршында татар мәктәпләре өчен рус һәм татар телләре укытучыларын әзерләү өчен икееллык курслар ачыла, ул бүлек 1953 нче елда Тубыл педагогия институтына 4 еллык аерым-аерым татар теле һәм рус теле бүлекләре итеп күчерелә. Татар теле укытучылары әзерли торган бүлек 1959 нчы елда соңгы чыгарылышын ясап, ябыла. 6 елдан соң, 1965 нче елда, рус–татар бүлеге дә ябыла.
Шул еллар арасында Тубыл педагогия институты 250 татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләп, татар мәктәпләренә юллый. Ул елларда соңрак филология фәннәре докторлары Фәрит Хатипов, Азат Әхмәдуллин, Гомәр Саттаров һәм Габделхәй Әхәтовлар студентларга нигезле белем бирү белән бергә, аларны һәръяктан үсеш алган татар мәгърифәтчеләре итеп тәрбияләп чыгардылар. Ул буын укытучылары өч-дүрт дистә еллар дәвамында Төмән өлкәсендә туган телне тиешле дәрәҗәдә саклап килделәр.
Шуннан соң, 1990 нчы елга кадәр, өлкәдә татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф, татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләү туктатылып торылды.[5]
Тубылның үзендә дә туксан яшьлек 15 нче номерлы татар этнокультуралы мәктәбе бар. 1918 елда мәдрәсә булып ачылган бу бинаны татарлар 1960 елларда татар мәктәпләренә көн бетә башлаган вакытларда саклап калган. Укучыларга татар теле һәм әдәбият атнага ике тапкыр укытыла.[6]
Халык
Милли состав: руслар (75,6 %), татарлар (16,0 %), украиннар (2,5 %), башкалар (5,9%).[16]
Танылган шәхесләр
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Словарь топонимических перифраз: названия российских городов — СПб: Алетейя, 2022. — ISBN 978-5-00165-489-6
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2024 года — Москва: Росстат, 2024.
- ↑ http://admsurgut.ru/rubric/120/Partnery-Surguta
- ↑ Тубыл шәһәре 425 еллыгын билгеләде
- ↑ Төмән җирендә татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү тарихыннан
- ↑ ВТ. Татарлык үзебездән тора, archived from the original on 2012-06-15, retrieved 2012-06-25
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 http://www.mojgorod.ru/tjumensk_obl/tobolsk/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=732
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-07-07, retrieved 2012-11-24
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-27, retrieved 2012-11-24
Сылтамалар
Commons
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары |
---|
> 100 мең кеше | |
---|
> 50 мең кеше | |
---|
> 25 мең кеше | |
---|
> 10 мең кеше | |
---|
> 5 мең кеше | |
---|
Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре, Украина, Казакъстан торак пунктлары
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин
|
|