Белорет – Башкортстан республикасындагы моношәһәр. Башкортстанның мөһим сәнәгать үзәге.
Белорет районы территориясендә Башкортстанның иң зур түбәләре: Ямантау (1640 м) белән Ирәмәл (1582 м) урнашкан.
Тарихи мәгълүмат
1762 елда Агыйдел елгасы буенда беренче корыч эретү заводы пәйда булган. 1774 елны заводны Пугачев отрядлары көлен күккә очыра. Еллар үтү белән ул Белорет шәһәренә әйләнгән. 2001 елдан завод «Мечел» компаниясенә карый. 2012 елда биредә 6 мең кеше эшли. 1977 елны КПСС ҮК карары белән 40 км читтә урманлы тайга эчендә яшерен хәрби база төзелә башлый. Серлелекне саклау өчен ул металлурглар шәһәре Белоретка буйсына. 1995 елны «Белорет-15» һәм «Белорет-16» бистәләре шәһәрдән чыгарыла һәм «Межгорье» исеме белән аерым шәһәр булып санала башлый. Бүгенгә кадәр базаның нинди максатларга хезмәт итүе билгесез булып кала. Анда яшәүчеләр Ерак Төньякта яшәүчеләргә тигезләнгәннәр.
Шәһәрдә халыкара икътисад һәм хокук институты, Магнитогорски техник университеты филиаллары, медицина, металлург, педагогия колледжлары, 25нче, 21нче санлы лицей, Янбай Хамматов исемендәге башкорт гимназия эшли.
«Белорецкий рабочий», «Металлург», «Урал» газеталары рус һәм башкорт телләрендә чыга. «Белорет ТВ-6» телекомпаниясе эфирга чыга.
Белорет районында һәм шәһәрендә зур күпчелек халкын руслар белән башкортлар алып тора. Сигез меңнән артык татар яши. Районда һәм шәһәрдә 1990 елдан бирле эшләп килүче Татар иҗтимагый үзәге бүлеге актив эшли. Җитәкчесе Әлфирә Хәлиуллина.
Халык
Икътисады
- Белорет рессораллар һәм пружиналар заводы - трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары эшләүче, автомобил сәнәгате, юл транспорты, энергетика өчен комплектлау (эссе һәм салкын уралган пружиналар, автомобиль һәм трактор рессорлар, тәгәрмәч чылбыры буынының трак бармаклары) һәм запас чәсләр җитештерелә. Составы: эссе килеш уралган пружиналар һәм рессорлар җитештерү цехлары, салкын килеш уралган пружиналар җитештерү, төзәтү-механика, төзәтү-энергетика, транспорт-склад участкалары. 2010 елда 396 кеше эшләгән. Продукциясе БР һәм РФ ның башка төбәкләренең 200 дән артык предприятиесенә җибәрелә, якын чит илләргә чыгарыла[11].
Танылган шәхесләр
Урамнар
Фотогалерея
Искәрмәләр
- ↑ Словарь топонимических перифраз: названия российских городов — СПб: Алетейя, 2022. — ISBN 978-5-00165-489-6
- ↑ ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ 4,0 4,1 4,2 http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/beloreck/
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан (PDF), archived from the original (PDF) on 2019-05-17, retrieved 2013-11-02
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-04-06, retrieved 2017-06-13
Чыганак
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары |
---|
> 100 мең кеше | |
---|
> 50 мең кеше | |
---|
> 25 мең кеше | |
---|
> 10 мең кеше | |
---|
> 5 мең кеше | |
---|
Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре, Украина, Казакъстан торак пунктлары
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин
|
|