Шаран районы (рус. Шаранский район ) – Башкортстанга керүче муниципаль район . Административ үзәге – Шаран авылы Уфадан 180 км еракта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Туймазыда (35 км).
Географик сыйфатлама
Шаран районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көнчыгыш өлешендә, Ык елгасының уң ягына урнашкан. Ыкның кушылдыгы Сөн елгасы районны урталай бүлә.
Авыл хуҗалыгы биләмәләре – 97 500 га (70,5%), ш.и. игеннәр – 52 655 га, көтүлекләр – 21 975, печәнлекләр – 22 603 га. Урманнар – 33075 га (24%).
Халык
12 авыл советына берләшкән 104 авыл бар. Иң эреләре – Шаран (5,54 мең), Наратасты (0,86 мең), Зирекле (0,94 мең), Түбән Зәет (0,79 мең).
2002 елгы сан алу буенча районда халык саны буенча беренче урында башкортлар (31,1 %), татарлар (27,3 %), 24 авылда чирмешләр (20,2 %), руслар (10,65%), чуашлар (10,2%) яши. Ләкин район хакимиятенең мәгариф бүлеге үк бу саннарның ялганлыгын исбатлый.
Сан алганда милли состав [ 2]
Ел
татарлар
чирмешләр
башкортлар
1939
34,1%
14,5%
13,3%
1970
38,9%
13,5%
1989
51,0%
6,4%
2002
27,3%
20,2%
31,1%
Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 49,3%, чирмеш теле — 18,8%, рус теле — 15,2%, чуаш теле — 7,8%, башкорт теле — 7,0%.[ 3]
Административ бүленеш
Акбарыс авыл шурасы Базгыя авыл шурасы Дүртөйле авыл шурасы Зирекле авыл шурасы Иске Томбагыш авыл шурасы Метрәй Аланы авыл шурасы Мичүрин авыл шурасы Нөрәй авыл шурасы Писер авыл шурасы Түбән Зәет авыл шурасы Түбән Ташлы авыл шурасы Чалмалы авыл шурасы Шаран авыл шурасы
Танылган кешеләр
Ибраһим Абдуллин (1920, Зирекле —2005), драматург, Салават Юлаев премиясе лауреаты.
Марат Абдуллин (1948, Шаран ), БДУ профессоры, химия фәннәре докторы.
Зарема Әхмәтҗанова (1945, Зирекле —1992), шагыйрә, журналист.
Рима Батталова (1964, Сакты ), җиңел атлетика буенча 15 тапкыр дөнья чемпионы.
Фән Вәлиәхмәтов (1951, Хафиз―2024), җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты.
Ринат Гатауллин (1953, Түбән Зәет ), икътисадчы, профессор (2007), фән докторы (2001).
Йосыф Гәрәй (1901, Базгыя – 1988, Уфа ), татар шагыйре.
Рауис Гәрәев (1949 , Түбән Зәет —2004 ) , галим-агроном, фән докторы.
Павел Глезденёв (Исламгәрәй Миндияров , 1867-1923, Иске Тумбагыш ) — мари мәгърифәтчесе, әдип һәм этнограф.
Өлфәт Мәганов (1928—2018), Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе .
Дмитрий Михайлов (1919, Шаран —2008), нефтьче, Социалистик Хезмәт Каһарманы .
Зәйнулла Мөстәкыймов (1924, Юмадыбаш —1945), Советлар Берлеге Каһарманы .
Мирхәй Фәрхетдинов (1915, Яңа Каръяуды —1944), Советлар Берлеге Каһарманы .
Закир Һади (1863, Ярәмкә —1933), XX гасыр башы татар язучысы.
Мәгариф өлкәсе
Урта белем
2009-10 уку елында 18 урта, 9 төп, 12 башлангыч мәктәп эшләгән. Аларда 3203 бала укыган. Шулар арасында татар балалары – 1624, чирмеш балалары – 692, рус балалары – 392, чуаш балалары – 333.
Шаран районы башкортлары балаларына туган телләрен өйрәнүнең барча мөмкинлекләре тудырылган. 6 мәктәптә 39 башкорт баласы телен өйрәнә, моңа өстәп башка милләт балаларына ул дәүләт теле буларак керә.
23 мәктәптә 1145 бала татар телен өйрәнә. Бу – татар балаларының 70,5% туган телен өйрәнә дигән сүз.
16 мәктәптә 466 чирмеш баласы туган телен өйрәнә (67,3%). 4 мәктәптә 194 бала чуаш телен өйрәнә (58,3%).
Район мәгариф бүлеге биргән мәгълүмат буенча Шаран районында рус балаларының 238 проценты (!) рус телен 11 мәктәптә туган тел буларак өйрәнә.[ 22]
Икътисад
Районда төрле юридик формалы 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли, шуларның 7се – кооператив, 6 ҖЧҖ, 3 муниципаль унитар предпприятие, 4 зур фермер хуҗалыгы (КФХ), 3 авыл хуҗалыгы предпприятиесе, 1 хосусый эшмәкәр. Шәхси хуҗалыклар – 7922.
Эшмәкәрләр саны – 543. Шуларның 36 – кече предприятие, 391 шәхси эшмәкәр, 116 КФХ. Кече эшмәкәрлек 3891 кешене эш белән тәэмин итә.
Район җиреннән ел да 0,2 млн т нефть суыртыла.
Матбугат
Искәрмәләр
↑ 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
↑ Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2019-03-27, retrieved 2015-07-20
↑ СССР җанисәбе (1939)
↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
↑ СССР җанисәбе (1959)
↑ СССР җанисәбе (1970)
↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
↑ СССР җанисәбе (1989)
↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат , 2013. — 528 бит
↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва : Росстат , 2017.
↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте .
↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2011-08-23
Сылтамалар