Зарема Әхмәтҗанова
Әхмәтҗанова Зарема Әхмәт кызы (28 май 1945 ел — 9 октябрь 1992 ел) — башкорт шагыйре, язучы һәм журналист, 1984 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. БиографиясеЗарема Әхмәт кызы Әхмәтҗанова 1945 елның 28 маенда Башкорт АССР-ының Ургыл районы[чыганагы?] Зирекле авылында укытучы гаиләсендә туган. 1963 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа нефть институтына укырга керә. Инженер һөнәре алгач, Үзбәк ССР-ның Андижан каласына эшкә китә. 1972 елда туган Башкортостанына кайта һәм башкалада төрле проект оешмаларында хезмәт итә, Язучылар берлегендә җаваплы вазифа башкара. Аннары «Башкортстан кызы» һәм «Акбузат» журналларында әдәби хезмәткәр була. 1992 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була. Әдәби иҗатыЗарема Әхмәтҗанованың шигырьләре институтта укыганда җөмһүрият атналык һәм журналларында басыла. Соңыннан ул ике жанрда актив эшләп, шигырьләр һәм хикәяләр иҗат итә. Балалар һәм олы өчен җиде китап авторы. Китаплары
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia