Йосыф Гәрәй
Йосыф Гәрәй – башкорт совет әдәбиятының күренекле вәкиле, канунсыз репрессия корбаны. Тәрҗемәи хәлеЙосыф Ибраһим улы Гәрәй 1904 елның 20 мартында Бәләбәй өязенең Базгыя авылында (хәзер Шаран районына керә) урта хәлле гаиләдә туа.
Бәләбәй педагогия курсларында белем ала, берничә ел укытучы, инспектор, Бәләбәй кантун башкарма комитетында инструктор булып эшли. 1930-1931 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, урта командир дәрәҗәсендә запаска җибәрелә.
1957 елның 22 октябрендә хөкем эше җинаять составы булмау сәбәпле туктатыла. 1958 елны Йосыф Гәрәй Уфага, язучылык эшенә кайта. Ул элеккечә балалар әдәбияты өлкәсендә эшләвен дәвам итә, сабыйлар өчен шигырь һәм әкият җыентыклары чыгара. Бирелеп документаль проза өстендә эшли. Әсәрләрен башкорт телендә язса да, Йосыф Гәрәй Башкортстанда татар теленә рәсми статус кайтаруны яклап чыга. ИҗатыБеренче китабы (“Тимер") 1932 елда татар телендә нәшер ителгән. Әсәрләре җыентык булып “Йәйғор аша" (1974) и “Яҡташтарға хат" (1984) чыгарылган. Балалар өчен китаплар авторы “Өйрәнде нисек өрөргә көсөк" (1963; рус. тәрҗ. “Как щенок научился лаять", 1975), “Зирәк ҡуян" (1969) һ.б. Документаль повесть “Наша Банат" (1963, русча; башкортча “Банат Батырова" 1966 елда чыгарылган) Б.Батыровага багышланган. Башкорт теленә Н.В.Гоголь, М.Горький, А.С.Пушкин, А.П.Чехов әсәрләрен тәрҗемә иткән.[3] Чыганак
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia