Дәүләкән
Дәүләкән шәһәре – Башкортстанда республика буйсынуындагы шәһәр, Дәүләкән районы үзәге. Тарихи белешмәБүгенге Дәүләкән шәһәре Дәүләкән һәм Эткол башкорт авыллары урынында барлыкка килгән. Шул яклар аша Самар-Златоуст тимер юлы төзелеп узганлыктан, тимер юл станциясе янында Дәүләкән бистәсе барлыкка килә (1895). 1917 елда биредә 16 милләт вәкиле яши: руслар, башкортлар, татарлар, алманнар, голландлар, швейцариялеләр, чехлар, украиннар, яһүдиләр, эстоннар, чуашлар, белоруслар һ.б. яши. Вакыт узу белән шәһәр чикләренә Иске Вязьмина һәм Яңа Көрмәнкәй авыллары керә. Уңайлы урынлашу сәбәпле Дәүләкәндә зур икмәк базары, тегермәннәр, элеватор (1913), базарлар барлыкка килә. 1908 елда гына Дәүләкән аша 2 млн. пот икмәк чыгарылган.[4] Халык
1913 елда халык саны 15,5 меңгә җиткән. 1917 елны Вакытлы хөкүмәт карары белән Дәүләкәнгә шәһәр статусы бирелгән. Ватандашлар сугышы һәм ачлык сәбәпле яшь шәһәр халкы зурга кимегән. 1921 ел ачлык кәсафәтендә шәһәр 1922 елда 5 919 кешегә калган. Шул сәбәпле Башкортстан хөкүмәте 1924 елда Дәүләкәнне кабат авыл итеп үзгәртә. Танылган шәхесләр
1942 елда Дәүләкән республика күләмендәге шәһәр статусын ала. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia