Шамил Анак
Шамил Анак (чын исеме Шамил Гомәр улы Мәхмүтов; 1928 елның 25 ноябре[1] — 2005 елның 24 октябре) — татар, башкорт һәм рус телләрендә иҗат иткән шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1969 елдан),[2] Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990).
БиографиясеУл 1928 елның 21 ноябрендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында дөньяга килә. Дәүләкән педагогия училищесында укый, аннары соң Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын һәм аспирантураны тәмамлый. Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында (1957—1959), Праһа университетында (1959—1960) укыта. 1959 елда шагыйрь туган авылына кайта. Шамил Анак — ике дистәгә якын китап авторы. Аның «Солнце на дороге» исемле тәүге шигырьләр җыентыгы Мәскәүдә, «Советский писатель» нәшриятында дөнья күрде. «Европа уртасында» дип исемләнгән китабы 1963 елда Уфада нәшер ителде. Аннан соң әдипнең «Ак куян зары», «Юл өстендә кояш», «Таш тамгалар», «Зәңгәр Өчбүлә иле», «Ода мирным вещам», «Сөю тамгалары» исемле китаплары Мәскәүдә, Казанда һәм Уфада басылып чыга. Аның шигърияте — чынбарлыкны сәнгатьле фикерләү аша күзаллап тасвирларга омтылуы, сурәтле образларга таянып яңа сүз әйтүе, шигъри формадагы тәҗрибәләре, бигрәк тә ак шигырь һәм ирекле шигырь өлкәсендәге эзләнүләре белән үзенчәлекле. Шамил Анак шулай ук әдәбият белгече, тәрҗемәче. Ул төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең ике шигырь китабын, шулай ук төрек хикәяләрен тәрҗемә иткән. Гомеренең соңгы өлешен Шамил Анак туган районында үткәрә. Ул 2005 елда вафат була. Шулай ук карагызИскәрмәләр
Сылтамалар
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia