Шәриф Биккол
Шәриф Биккол (Бикколов Шәриф Сәгадәтулла улы)(1924-1995), — шагыйрь. 1924 елның 28 маенда, БАССРның Уфа кантоны, хәзер Башкортстанның Кырмыскалы районы Карлыман авылында туа. 1995 елның 3 сентябрендә вафат. Биографиясе1924 елның 28 маенда Башкорт АССРның Өфе кантоны, хәзер Кырмыскалы районы Карлыман авылында туган. 1937-40 еллар - Башкортстанның Дәүләкән педагогия училищесында укый. 1940-42 еллар - Салават районы Мияшәгәр җидееллык мәктәбе һәм Кырмыскалы районы Алайгыр җидееллык мәктебе укытучысы булып эшли. 1942 ел - Өфедә булган Зенит артиллериясенең Севастополь училищесында тизләтелгән уку курсы уза. 1942-44 еллар - Бөек Ватан сугышында катнаша. 3 нче Белоруссия фронтында сугыша. 1944 елда авыр яралана . 1944 елдан КПСС әгъзасы. 1945-49 еллар - Башкорт дәүләт педагогия институтында укый. 1949-52 еллар - Өфе театр техникумында укытучы һәм уку эшләре буенча җитәкче урынбасары. 1952-62 еллар - «ПИОНЕР» республика журналы һәм «Башкортостан пионеры» газетасы мөхәррире. 1962-95 еллар - Башкорт АССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе. 1995 елның 3 сентябрендә Өфедә вафат була, Башкортстанның Кырмыскалы районындагы Карлыман авылында җирләнгән. Бүләкләре
Тышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia