Чишмә районы
һәм Чишмә районы (рус. Чишминский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Чишмә бистәсе. ![]() ГеографияЧишмә муниципаль районы Башкортстанның үзәк өлешендә урнашкан. Уфа, Кырмыскалы, Дәүләкән, Болгавар һәм Кушнаренко районнары белән чиктәш. Мәйданы 1824 км2 тәшкил итә. Төньяктан көньякка кадәр озынлыгы – 58,5 км, көнбатыштан көнчыгышка – 61,5 км. Район урман-дала зонасына карый, елгаларга бик бай. Дим, Өйдерәк, Өршәк, Калмаш, Карамалы, Узы сулары ага. 250ләп күл бар, чишмәләр бихисап. Районда нефть һәм газ ятмалары бар. Кайбер табигый урыннар дәүләт тарафыннан саклана. Шиңгәк-Күл дала дендропаркы, Шиңгәккүл, Акманай күлләре, Йоматау тәҗрибә урманнары. Районда “Алкино” үпкә авыруы санаторие, балалар өчен җәйлекләр, дачалар бар. Район тарихи урыннарга да бай. 14 гасырга карый торган Хөсәен-бәк кәшәнәсе (мавзолее), Кара-Якуп археологик шәһәрчеге. Түрә-хан сарае хәрабәләре. ХалыкРайонда 52,7 мең кеше яши (2010). Иң эре торак урыннары: Чишмә бистәсе (22,3 мең кеше яши), 2нче Алкино (4,05 мең), Шиңгәккүл (3,05 мең), Сафар (1,03 мең), Калмаш (0,72 мең). Рәсми рәвештә район халкының 52,9% — татарлар, 20,7% — руслар, 18,9% — башкортлар. Аерым авылларда мукшылар, украиннар, чуашлар яши. 1959 елда районда 52 мең кеше яши. Милли яктан 54,8 % татарлар, 20,2 % руслар, 10% башкортлар, 10% украиннар, 4,5% мукшылар, 0,8% белоруслар.[3]
![]() Административ бүленешРайон җирендә туган танылган кешеләр
ИкътисадЧишмә районы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә махсуслаша. Авыл хуҗалыгының иң уңышлы тармаклары: ашлык һәм чөгендер үстерү, эре мөгезле терлекләрне ит һәм сөт өчен үстерү, дуңгызчылык. СәнәгатьРайонда барлыгы 10 зур һәм уртача сәнәгать предприятиесе эшли. 2010 ел башында Чишмә шикәр заводында 481 кеше эшли. Аңардан кала эшчеләр саны буенча баралар: ААҖ “Чишмә” (үсемлек мае, 333 кеше); ҖЧҖ Чишмә тимер-бетон заводы (199). Авыл хуҗалыгыАвыл хуҗалыгы – районның төп икътисади тармагы. Авыл хуҗалыгы белән 17 ҖЧҖ (Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), 1 авыл хуҗҗалыгы җитештерү кооперативы, 168 игенче (фермер) хуҗалыгы, МУП Чишмә җимеш питомнигы, ҖЧҖ “Юбилей” нәселле кош фабрикасы, ЯАҖ “Чишмә Дуңгыз комплексы” һәм ЯАҖ агрофирма “Өйдерәк”. 14% чәчүлекләр фермерлар кулында. Район хуҗалыкларында 22,5 мең баш эре мөгезле терлек, 7,3 танау дуңгыз асрала. Елына 38 мең тонна сөт җитештерелә (2010 ел). ТранспортЧишмә районында Куйбышев тимер юлының ике йөреше тоташа. Чишмә бистәсе — әһәмиятле тимер юл станциясе. Районны Самар – Уфа – Чиләбе автомагистрале кисеп чыга. Мәгариф2010/11 уку елында районда 35 мәктәп булган, шул исәптән 5е – бистәдә, 30ы – авылларда. Укучылар саны: 5208, шул исәптән 2569 – авылларда, 2639 – бистәдә. 2010/11 уку елында берьюлы 3 мәктәп ябылырга тиеш: Абрай, Узытамак башлангыч мәктәпләре, Салих төп мәктәбе. Кыскартулар дәүләт казнасына 5,5 млн сум табыш китерергә тиеш. Чишмә бистәсендә югары белем бирә «Шәрык иктисади-юридик гуманитар академия» вәкиллеге; урта һөнәри белемне – шәхси кулларда булган «Гуманитар көллият», Башкорт икътисади-юридик техникумның Чишмә филиалы; башлангыч һөнәри белемне — №48 уку йортында алып була. МатбугатРайон газетасы өч телдә чыгарыла: “Чишмә” (татарча), “Родник плюс”(үле сылтама) (русча), “Дим буйы” (башк.[22]). Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia