Чишмә (газета)
«Чишмә» - татар телендә Башкортстанның Чишмә районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Атнага ике тапкыр чыга. Татарча һәм русча чыккан гәҗитнең гомуми тиражы - 7 000 данә. Башк. “Дим буйы” гәҗите чыга. Тарих1931 елның 12 ноябрендә “Сталинчы” исеме белән район гәҗитенең беренче саны атнага бер тапкыр татар телендә 2 000 данәдә чыга. Чишмәдә типография булмаганлыктан, гәзит я Дәүләкәндә, я Уфада басыла. 1932 елның май аеннан Уфаның “Октябрьский натиск" басмаханәсендә чыгарыла. «Коммуна» республика гәҗите зур ярдәм күрсәтә. “Коммуна”ның мөхәррире Мөхәммәт Бикбулатов “Сталинчы”ның беренче саннарыннан ук аны чыгаруда актив катнаша, гәзит хезмәткәрләрен публицистика жанрларын, телебез байлыгын куллана белергә, гаделлеккә, принципиальлеккә, гәзиттә эшләүнең барлык башка үзенчәлекләрен үзләштерергә өйрәтә. “Коммуна”ның ул чордагы актив журналистлары Лотфый Гадилов, Сәхиулла Мусин, Газиз Галин һ. б. Чишмәгә еш килеп, район гәзитчеләренә эш белән дә, киңәш белән дә даими ярдәм итеп тора, аларның иҗади үсеше турында хәстәрлек күрә. 1936 елның 17 апреленнән русча “Вперёд” гәҗите чыга башлый. Бөек Ватан сугышы елларында өзелеп, 1945 елның августында янәдән чыга башлый. Тимерҗан Алюков, Зиннәт Ишмаев, Шәкүр Килдияров, Максуд Сөндекле, Иван Стрельников, Фәтхулла Байбурин, Хатыйп Габдразаков, Хәбиб Янбарисов сугышта катнаша. 1955 елның сентябрендә, вакытлы матбугатны үзгәртеп кору чорында, татарча һәм русча чыгып килгән ике гәҗит урынына, “Красное знамя” / “Кызыл байрак” дубляж гәҗите чыга башлый. 1962 елның маенда районара гәҗитләр чыга башлау сәбәпле, ул гәҗит тә чыгудан туктый[1]. 1963 елның мартыннан 1991 елга кадәр Чишмә районы гәҗите “По ленинскому пути” / “Ленин юлыннан” исеме белән чыга. Район гәҗитендә Мостай Кәрим, Муса Гали, Бәдрүш Мокамай, Габдулла Байбурин, Мәсгүт Галиуллин беренче шигырьләрен бастыра[2]. 1991 елның 30 декабреннән “Родник” / “Чишмә” исеме белән чыга. 1997 елдан офсет ысулына һәм компьютерда әзерләүгә күчә. 2007 елның февраленнән “Родник плюс” / “Чишмә” исеме белән чыгып килә. Мөхәррирләр
Кызыклы факт1934 елда район гәзитендәге мәкаләләрнең берсендә юлбашчы фамилиясендәге “т” урынына “р” хәрефе басылып чыга һәм гәзит мөхәррире Алюков сәяси сукырлыкта һәм бөек юлбашчыны матбугатта хурлауда гаепләнеп, районның Новотроицк машина-трактор станциясе политбүлеге каршында чыгып килүче “Сталинчылар” гәзите мөхәррире вазыйфасына сөрелә. Гәзитне кулдан җыйган чорда шрифт кассаларында “р” һәм “т” хәрефләре оялары янәшә була, хәреф җыючылар аларны еш кына бутый иде, күрәсең, “Сталинчы”да хәрефләр буталып, гәзит хезмәткәрләре хатаны күрми калганнардыр. Тимерҗан Алюкаев эшеннән алына (И. Сталин фамилиясендә т урынына р басылган өчен). Моңа охшаш хәл 1953 елда кабатлана. Мөхәррир Алексей Дерипаска эшеннән алына (Г. Маленков телмәрендә сложное сүзендә с төшеп калган өчен)[3]. Чыганаклар
Тышкы сылтамаларhttp://pfo.spr.ru/chishmi-i-chishminskiy-rayon/rodnik-gazeta.html 2017 елның 15 апрель көнендә архивланган. Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia