Илеш районы
Илеш районы (баш. Илеш районы, рус. Илишевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Район атамасы – элек вулыс үзәге урнашкан Илеш авылыннан. Ләкин 1935 елның 20 гыйнварында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән район үзәге итеп Мәскәү – Уфа юлы өстендә урнашкан Югары Яркәй авылын куялар. ГеографияИлеш муниципаль районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1980,5 км² тәшкил итә. Чакмагыш, Дүртөйле, Кызыл Кама, Бакалы районнары һәм Татарстанның Актаныш районы белән чиктәш. Чикләрнең гомуми озынлыгы – 332,5 км. Туфраклар – урманга хас соры-көлсу, тугайлыклар һәм селтесезләнгән каратуфраклар. Урманнарда күбесендә каен, имән, юкә агачлары үсә. Урманнар районның 15,4%ын тәшкил итә. Районда нефть ятмалары бар. ХалыкИң эре торак урыннары: Югары Яркәй (2009 елда 10,3 мең кеше яши), Рсай (0,94 мең), Андреевка (0,92 мең), Кадер (0,85 мең), Түбән Яркәй (0,85 мең). Милли составы буенча, Татарстанның күршедәге Мөслим, Актаныш районнары шикелле, тоташ диярлек татар районы. чирмешләр халыкның 2,4% тәшкил итә, руслар – 1,9%, арлар – 0,9%. Ләкин Татарстан янәшә булганга Башкортстан җитәкчелеге гомер-гомергә уяулык күрсәткән: Татарстан кулын сузмасын өчен җирле татарлар сан алулар буенча башкорт итеп яздырыла (табл.). Сан алу буенча милли состав:[1]
Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 85,7%, башкорт теле — 8,2%, рус теле — 2,7%, чирмеш теле — 2,5%.[3]
Административ бүленешРайон җирендә туган танылган кешеләрЯзучы, шагыйрь, журналистлар
Артистлар, режиссерлар, җырчылар, музыкантлар
Фән әһелләре
Сугыш каһарманнары
Төрлесе
ИкътисадСоңгы ике җитәкче хакимлек иткән заманда район шактый ярлыга әйләнде. Берсенә хәтта мәхкәмә эше ачылган[22] 2011 елда район үз бюджетын 25%ка гына тәэмин итә. Юкса районда Башкорстанда җитештерелгән 11 млн тонна нефтьнең 2 миллионы табыла. Эш кулларыРайон иктисадында эш яшендәге кешеләрнең 78,2% катнаша, ягъни 11951 кеше. нефть-газ табу ширкәтләренең филиалларында – 1000 артык; шәхси тармакта – 6976 (ш.и. фермер хуҗалыкларында – 170). ТранспортРәсми саннарга карасаң, район территориясендә җирле юллар челтәре яхшы үскән, диеп була. Юлларның тулаем озынлыгы – 482,4 км, аларның 93,5% — каты өслекле. МәгарифРайонның мәгариф учреждениеләре үсешкән, белем бирү пространствосында үз урыны булган системаны тәшкил итә. Районда 1 гимназия, 22 урта, 11 төп гомум белем бирү мәктәпләре, 2 мәктәп-бакча, 35 балалар бакчасы, сигезенче төрдәге интернат-мәктәп, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Гомум белем бирү мәктәпләрендә 4252 укучы укый, 1250 нәни балалар бакчасына йөри. Муниципаль бюджетның 61,1 проценты белем бирү ихтыяҗларына юнәлтелә. 2010 елда балалар учреждениеләрен ремонтлау һәм реконструкцияләүгә республика бюджетыннан – 3,2 млн., районнан 3,1 млн. сум акча бүленде һәм яңа уку елы яхшы әзерлек белән башлап җибәрелде. 2010 елда урта мәктәпләрне тәмамлаган 275 укучының 169ның (61 проц.) – югары, 100 укучының көллият һәм һөнәри училищеларга укырга керүе алып барылган максатлы эшнең нәтиҗәсе хакында ачык сөйли. Ләкин күп очракта бала өчен уку йортын ата-ана сайлавын инкяр итеп булмый әле. Шуңа күрә дә бер төрле һөнәр кешеләре күпләп укып чыга һәм хезмәт базарында үзенә белеме буенча эш таба алмый, яисә, тапса да, югары яки махсус уку йортында теләр-теләмәс алган белеменең сай булуы сәбәпле, эшләп китә алмый.[24] Матбугат1935 елдан башлап татар телендә чыгучы «Маяк» гәҗите – республикадагы иң бай тарихлы, данлы матбугат басмаларының берсе. Җиде дистә ел эчендә төрле чорлар кичереп, һәрвакыт укучыларның яраткан басмасы булып калды ул. Район белән бер үк елда оештырылган газета иң тәүдә «Җиңү таңы» дигән исем астында чыга башлый. Аннан соң заман үзгәргән саен исемнәрен алмаштырып, «Сталинчы», «Коммунизм байрагы», «Уңыш өчен» дип атала ул. 1965 елдан Илеш районы газетасы ««Маяк» исемен йөртә. ««Маяк» редакциясе каршында 2003 елның 1 июленнә мәҗбүри рәвештә рус телендәге, 2005 елның 1 июленнән – башкорт телендәге газеталар чыгарыла башлый. Истәлекле урыннарУяндык авылы янында елда киң масштаблы Сабан туе бәйрәме уза. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia