Новокузнецк (рус. Новокузнецк, 1622-1931 елларда Кузнецк—Сибирский, 1932—1961 елларда Сталинск; шор., хак., алт.: Аба-тура; сибирско-тат.: Аба-тора) — Русиянең Кемерово өлкәсендә шәһәр, Кемерово өлкәсенең Новокузнецк районы үзәге. Кемерово өлкәсенең иң зур һәм иң иске шәһәре.
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре»[4].
2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 547 904 кеше яши.[5]
География
Көнбатыш Себернең көньягында, Том елгасы ярларының икесендә дә, Кузнецк күмер бассейнының көньягында урнашкан.
Себернең эре икътисади, транспорт һәм мәдәни үзәге.
Русиянең металлургия һәм күмер чыгару мәрказләреннән бересе.
1617 елда кальга буларак барлыкка килгән. 1917 елга кадәр кече сәүдә һәм кәсепчелек мәркәзе булган. Сәнәгате 1929 елда Кузнецк металлургия комбиантының төзелешеннән үсеш алды. Төп ширкәтләр: Кузнецк, Көнбатыш Себер металлургия комбинатлары. Ферроэретмәләр, әлүмин, һ.б заводлары эшлиләр. Машиналар төзү һәм металлургия үсеш алганнар. Химия-фармацевтика эшләп чыгару берләшмәсе, җиңел, азык-төлек сәнәгатьләре бар. Ташкүмер чыгарыла. 2 югары уку йорты, 2 театр, 4 музей (шул исәптән, өлкәне өйрәнү, тасвирый сәнгать музейлары) бар.
Халык саны
Милләтләр (2010): урыслар — 94,4%.
Эчке бүленеш
Шәһәр 6 районга бүленә:
- Завод районы
- Кузнецк районы
- Куйбышев районы
- Орҗоникидзе районы
- Үзәк районы
- Яңа Ильинка районы
Мәгариф
Шәхесләр
Дин
- Православие
- Ислам
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 ОКТМО. 179/2016. Сибирский ФО — 2016.
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2024 года — Москва: Росстат, 2024.
- ↑ https://ntagil.org/gorod/vsvyaz/pobratim.php?SECTION_ID=345&ELEMENT_ID=9635
- ↑ Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
- ↑ 2010 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 6,0 6,1 6,2 http://www.gogolevka.ru/chitatelyam/o-novokuznetske/naselenie
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-06-11, retrieved 2014-10-13
Чыганаклар
|
---|
1 000 000-нан артык кеше | | |
---|
500 000 — 1 000 000 кеше | |
---|
250 000 — 500 000 кеше | |
---|
Шәһәрләрнең халык саны 2010 халык исәбе буенча китерелгән. * Кырым шәһәрләренең халык саның 2012 елгы мәгълүматлары буенча китерелгән. |