Чабаксар
Чабаксар (рус. Чебокса́ры, чуаш. Шупашка́р) — Pəcəйдә урнашкан шәһәр, Чуашстан Республикасының башкаласы. Иделнең уң ярында урнашкан. 1469 елдан билгеле. Шәһәр аша М7 Идел (Волга) һәм А119 Нократ (Вятка) автоюллар баралар. Чабаксардан Йошкар-Олага хәтле 100 км, Казанга — 158 км, Нижгарга — 240 км; Ульяновскка — 246 км, Мәскәүгә — 650 км. Чуашстанның тимер юл төененә — Канашка — 80 км. 2021 елның 21 маеннан ― Хезмәт даны шәһәре.[5] АтамасыШәһәр атамасына килгәндә, күпчелек тарихчы-галимнәр Чабаксар (чуаш. Шупашкар) сүзе иске чуашчадан "Яңа Сувар" дигәнне аңлата дип уйлыйлар. Ә аңа нигез салучыларны Сувар шәһәре кешеләре дип санала. ГеографиясеЧабаксар каласы Идел буе калкулыгында Иделнең уң ярында урнашкан. Шәһәр ярларын Чабаксар сусаклагычы юа. Каланың чикләре озынлыгы 83,3 км, шул исәптән коры җир буйлап 67 км үтсә, Идел яры буйлап 16,3 км. Каланың гомуми мәйданы 233 233 км²[6]. Сулыклар гомуми мәйданның 15,7%ын алса, урманнар мәйданы 24,8 %ны алып тора. Климат
ТарихБеренче тапкыр 1469 елда Чебоксар исеме астында телгә алына. 1555 елдан — Мәскәү дәүләтенең крепосте. 17—18 гасырларларда — Идел буеның мәшһүр сәүдә үзәге (тоз, икмәк, җәнлек мехы, күн чималы, бал, һ.б). 1708 елдан — Казан губернасы составында, 1719 елдан — аның Зөя провинциясе составында, 1781 елдан — Казан наместниклыгының (1796 елдан — Казан губернасының) Чабаксар өязе үзәге. 1722 елда шәһәрдә Пётр I, 1767 елда – Екатерина II, 1798 елда – Павел I булганнар.[7] 1856 елда Чабаксарда 11 чиркәү, 836 йорт һәм 28 лавка (кибет) булган. 1920 елдан — Чуаш автономияле өлкәсе, 1925 елдан — Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы. 1992 елдан Чуашстан Республикасының башкаласы булып тора. XX гасыр эчендә шәһәр составына 25 авыл һәм штб кертелгәннәр, XXI гасырда шәһәр эченә биш Идел аръягындагы авыл кертелгән. ХалкыХалык исәбе 447 929 кеше (2010). Төп халкы булып чуашлар (62,4 процент, 2002) һәм руслар (33,3 процент) тора.
Административ бүленеш![]()
МәгарифЧабаксар шәһәрендә дүрт зур югары уку йорты урнашкан:
Бу уку йортларыннан кала шәһәрдә күп кенә башка уку йортларының филиаллары да урнашкан. Шулай ук 18 урта һөнәри уку йорты һәм мәктәпләр бар. Мәдәният
Дин
ИкътисадыКаланың икътисады нигездә алга киткән сәнәгать оешмаларыннан тора. Төп юнәлешләре булып электр,энергия җайланмалары, машина төзелеше, азык сәнәгате тора. Үзендә җитештерелгән йөкләнгән таварлар, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләнгән эшләр күләме зур оешмалар гына буенча 2010 елга 44,53 млрд сум тәшкил иткән. Кардәш калаларЧабаксарның биш кардәш шәһәре бар[9]:
Шәхесләр
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia