Чуел
Чуел (рус. Цивильск искечә — Цывильск, чуаш. Çĕрпӳ) — Чуашиядә шәһәр, Чуел районының административ үзәге. Халык саны — 13 478 кеше (2010).[4] ГеографияЧуел шәһәре Зур һәм Кече Чуел елгалар кушылган урынында, Чабаксардан 36 километрга көньяк-көнчыгышка таба урнаша. Шәһәрдә M7 (Түбән Новгород — Казан) һәм A151 (Чуел — Сембер — Сызран) автомобиль юллары кисешәләр. Чуелдан 6 километр ераклыкта Канаш — Чабаксар тимер юл тармагы үтә. ТарихЧуел 1583 елда Мәскәү дәүләтенең терәк пункты буларак элекке Сюрбеево (Ҫӗрпӳ) чуаш авылы урынында нигезләнгән. Исеменә караганда, монда сотня кенәзе яшәгән (чуаш. ҫӗрпӳ — йөз кешедән торган гаскәрнең командиры, йөзбашы). 1781—1927 елларда — Чуел өязенең үзәге, 1927 елдан Чуел районы үзәге булып тора. Халык
Милли состав (2002): чуашлар — 76,8%, руслар — 21,5%.[12] ИкътисадШәһәрдә авторемонт заводы, эксперименталь-тәҗрибә «Чуелхмельмаш» заводы, азык-төлек предприятиелар, сүс җитештерү заводы, колмак заводы, кирпеч заводы. Мәгариф2 урта мәктәп, 2 коррекцион мәктәп, балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (БЯСМ). Фотогалерея
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia