Епрәч районы
Епрәч районы (чуаш. Йӗпреҫ районӗ) — Чуашстанның үзәгендә урнашкан муниципаль район. Административ үзәге — Епрәч шәһәр бистәсе. ГеографияЕпрәч районы Чуашстанның үзәгендә урнашкан. Район территориясе 1201,2 км². ТарихРайон 1927 елның 5 сентябрьендә оеша. Районда ике тарихи урын бар: чуаш язучысы Семен Эльгер сурәтләгән «Кушлаваш уйе» һәм Камай кыры (Камай — Казанны 1552 елда Явыз Иван алганда, аңа ярдәм күрсәтүче кеше, ул Казан кирмәне диварларын шартлатуны билгеләүче мәгълуматны Казанны алучыларга тапшыра). ХалыкХалык саны 22,9 мең кеше (2010 елга). Авыл халкы — 60%, шәһәр халкы — 40%. Шәһәр халкы Епрәч һәм Буа бистәләрендә яшиләр. Милли составы: чуашлар — 83%. Административ бүленешеРайонда 2004 елдан 12 авыл һәм 1 шәһәр жирлеге бар. ИкътисадСәнәгатьтә төп тармаклар: Чабаксар электр үлчәү приборлары заводы филиалы, агач эшкәртү, җиһазлар ясау. Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү. Күренекле кешеләре
Искәрмәләр
СылтамаларШулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia