Кузлаука районы
Кузлаука[4] районы (чуаш. Куславкка районӗ) — Чуашстанның төньяк-көнчыгышындагы муниципаль район. Административ үзәге — Кузлаука шәһәре. ГеографияКузлаука районы Чуашстанның төньяк-көнчыгышында, Идел ярында урнашкан. Район территориясе 516,8 км². Төньякта Мари Илнең Волжск, көнчыгышта Татарстанның Яшел Үзән, көньякта Ормар, көнбатышта Чуел районнары белән чиктәш. ТарихРайон 1927 елның 5 сентябрьендә оеша. ХалыкХалык саны 23,331 мең кеше (2010 елга). Милли составы: чуашлар — 70%, урыслар — 22%, татарлар — 7%. Татарлар Әлмән һәм Янгелде авылларында яшиләр. Административ бүленешеРайонда 2004 елдан 1 кала җирлеге һәм 9 авыл жирлегендә 67 авыл урнашкан. ИкътисадСәнәгатьтә төп тармаклар: машина төзү, металл эшкәртү, агач, азык җитештерү. Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, йон, бәрәңге, колмак җитештерү. ИскәрмәләрСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia