Павел I
Па́вел I Беренче (Па́вел Петр улы) — Россия империясе императоры. Мальта ордены бөек магистры, Петр III һәм Екатерина II улы. Тормыш юлыТумыштан соң әнисеннән алына һәм Елизавета II сараенда тәрбияләнә. 1762 елда дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә әтисе Петр III үтерелә, ә Павел тәхет мирасчысы итеп игълан ителә, ләкин яше җиткәч хакимияткә кертелми. Тик әнисе Екатерина II үлгәннән соң Павел хакимияткә килә. ҮзгәрешләрПавел I хакимияткә килгәч
Сарай түнтәрелешеПавел I эшчәнлеге нәтиҗәсендә дворяннар өстен хокукларын югалтып сарай түнтәрелешен оештыра, улы Александр түнтәрелешкә каршы булмаган. Дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Павел I үтерелә, аның улы Александр I тәхеткә утыра. Кайбер чыганаклар буенча сарай түнтәрелеше Бөекбритания тарафыннан оештырылган, төп сәбәбе: Павел сәясәте Һиндстанда һәм Аурупада инглиз мәнфәгатьләренә янаган. Түнтәрелештән соң Павел I ясаган бөтенесе диярлек үзгәрешләр юкка чыгарыла. Улы Александр I яңадан Бөекбритания яклы көчләрне яклый башлый һәм Россия империясе инглиз ягында Наполеонга каршы сугышка керә. Шулай ук карагызӘдәбият
С*ахновский Н. Русский император (Энциклопедический словарь Русской цивилизации).
|
Portal di Ensiklopedia Dunia