Казанның Киров районы
Казанның Киров районы (рус. Кировский район) — шәһәрнең көнбатыш өлешен биләп торучы Казан районы. ГеографияШәһәрнең үзәк өлеше буенча чик Идел һәм Казансу елгалары буенча үтә, көнчыгышта һәм төньякта Мәскәү районы белән чиктәш, көнбатышта — Татарстанның Яшел Үзән районы белән. Районга шулай ук Юдино поселогы, һәм тагын 10 поселок керә: Залесный, Яңа Юдино (Беляевский), Займище, Хуҗәмәт, Красная Горка, Яңа Аракчино, Калинин, Иске Аракчино, Игумново-Лагерная, Лебяжье. Районның зур өлешен Казандагы иң эре урман зонасы һәм сәнәгый зона алып тора. Тарих1920 елда Адмиралтейский һәм Ягодный бистәләрен Казансу артындагы поселоклар белән кушу нәтиҗәсендә Объединённо-Слободской район барлыкка китерелә, 1925 елда ул Зареченский дип үзгәртелә, 1928 елдан — Пролетарский. 1934 елда Пролетарский районыннан Ленин районын аерып чыгаралар. 1935 елда Пролетарский район Киров районы дип атала башлый.[2] Киров районы җитәкчеләре
Моны да карагызКиров районы урамнарыСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia