Әлмәт дәүләт нефть институты
Тарих1956 елда Әлмәттә И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ институтының читтән торып уку бүлеге ачыла. Алга таба ул институтның филиалы буларак эшли башлый. 1992 елның июлендә исә уку йорты базасында мөстәкыйль институт булдырыла. 2003 елдан бирле уку йорты Әлмәт дәүләт нефть институты буларак эшли. Гөмүм күрсәткечләрБүген институтта 6000нән артык студент, тыңлаучы һәм аспирант белем ала. Уку йортының укытучы-профессорлар составы 350 югары квалификацияле фәнни хезмәткәрдән гыйбарәт. Аларның күбесе фәнни дәрәҗәгә ия фән кандидатлары һәм фән докторлары. Әлмәт дәүләт нефть институты галимнәре һәм студентлары Россиядә генә түгел, чит илдә үткәрелә торган конкурсларда һәм конференцияләрдә актив катнашалар. Студент тормышыЮгары уку йорты студентлар, укытучылар һәм институт хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен максатчан эш алып бара. Институтта «Сәламәтлек марафоны» дигән программа эшли. «Буревестник» спорт клубында 11 спорт секциясе булдырылган. ШәхесләрРекторларУкытучылар
Тәмамлаучылар
ИскәрмәләрЧыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia