Көллият бинасы
Арча педагогика көллияте, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, рус. Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая — 1920 елдан Казан губернасы Арча кантоны (1920 елның 27 маеннан Татарстан АССР, 1990 елның 30 августыннан Татарстан) Арча шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2007).
Көллият директоры — Гөлнара Гарипова.
Тарих
Көллият алдында Әлифбага һәйкәл
2011 елда «Иман» продюсерлык үзәге көллият тарихына багышланган «Ягымлы кычыткан» (рус. Ласковая крапива) фильмы төшергән (реж. Николай Морозов)[4].
Белгечлекләр
- Башлангыч сыйныфларда укыту
- Мәктәпкәчә тәрбия
- Физик тәрбия
- Музыка белеме
- Компьютер системаларында программалаштыру
Кызыклы факт
«Әлифба музее»ннан күренеш
Көллияттә дөньяда уникаль булган дәүләт «Әлифба» музее ачылган. Музей Бөтенроссия музейлар ресстрына кертелгән. Төп экспозициядә — 37 мәртәбә нәшер ителгән татар «Әлифба»сы һәм аны төзүчеләр Сәләй Вәгыйзов, Рәмзия Вәлитова турында мәгълүмат. Музейда 200 дән артык төрле милләт әлифбалары үрнәкләре җыелган[5][6].
Шәхесләр
Директорлар
Укытучылар
Укуханәдә рус теле һәм чуаш теле укытучысы булып чуаш язучысы Ефрем Еллиев (1907-1942) эшләгән.
Тәмамлаучылар
Нигез салынганнан бирле, уку йорты 16 меңнән артык башлангыч сыйныфлар укытучысы әзерләп чыгарган.
- Олег Исаев — очучы, майор, РФ каһарманы (вафатыннан соң).
- Лотфулла Мусин — Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Илсур Шәйхетдинов — Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Мөхәммәт Мәһдиев — язучы, Тукай премиясе лауреаты (1990).
- Гариф Ахунов — язучы, Тукай премиясе лауреаты (1973).
- Фәрваз Миңнуллин — язучы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1982).
- Гөлчәчәк Галиева — язучы.
- Флёра Тарханова — шагыйрә, тәрҗемәче.
- Сания Әхмәтҗанова — шагыйрә.
- Риф Хәйретдинов — тарих фәннәре докторы.
- Сәгыйть Исәнбаев — әдәбият галиме.
- Самат Шакир — язучы.
- Хәнәфи Бәдигый — язучы.
- Равил Галиәхмәтов — РСФСР атказанган укытучысы.
- Газиз Нәбиуллин — язучы.
- Фәрит Шәрифуллин — Татарстанның атказанган укытучысы.
- Флера Саттарова — тарих фәннәре докторы, профессор.
- Мәрьям Хәсәнова — педагогика фәннәре кандидаты, профессор.
- Яхъя Халитов — язучы, тәрҗемәче, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Кәмәрия Хәмидуллина — Татарстанның атказанган укытучысы.
- Дания Әхмәтова — педагогика фәннәре докторы, профессор.
- Роза Садыйкова — икътисад фәннәре докторы, профессор.
- Илдар Ситдыйков — медицина фәннәре докторы, профессор.
- Валентин Беркутов — педагогика фәннәре докторы, профессор.
- Гаптрәүф Нуриев — филология фәннәре докторы, профессор.
- Лилия Хәмитова — эстрада җырчысы.
- Раяз Фасихов — эстрада җырчысы.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз