Идел буе федераль округы
Идел буе федераль округы (рус. Приво́лжский федера́льный о́круг) — Россия Европа өлешенең үзәгендә урнашкан административ-территориаль оештырма. РФ президентының 2000 елның 13 май карары нигезендә корыла. Округның мәйданы бөтен Россия мәйданының 6,08 % алып тора. 2008 елның 1 гыйнварына Идел буе федераль округының халык саны — 30 млн. 241 мең 581 кеше (Россия халкының 21,3 %). Халыкның төп өлешен шәһәрлеләр тәшкил итә. Мәсәлән, Самар өлкәсендә бу күрсәткеч 80 %тан арта, ә гомумрусия күрсәткече — 73 % тирәсе. Идел буе федераль округы сәнәгый җитештерүенең Россия икътисадындагы өлеше — 23,9 %, һәм бу иң зур күрсәткеч (икенче урында Үзәк федераль округ тора). 2005 елның икенче кварталында округның Россиядәге авыл хуҗалыгының тулаем продукция җитештерүендәге өлеше — 24,7 %. Идел буе федераль округына инвестицияләр кертүнең күләме бөтенрусия инвестицияләренең 15,3 % алып тора. Президент вәкилләре
Милли состав
Округның составыРеспубликаларКрай
ӨлкәләрЭре шәһәрләр
ИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia