Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы
![]() ![]() «Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» [1] (рус. Атнинский сельскохозяйственный техникум) — Татарстанның Әтнә районы үзәге (1930-1959 елларда, 1990 елдан) Олы Әтнә авылында (1959-1963 елларда Тукай районы үзәге) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты, дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе. Тарих1966 елда Татарстан АССР министрлар шурасы карары белән Арча районы (1963-1990 елларда, хәзерге Әтнә районы) Олы Әтнә авылында зоотехниклар әзерләүче Тукай авыл хуҗалыгы техникумы оеша. Техникумга 210 (урта белем белән 60, сигезьеллык белем белән 150) укучы кабул ителә. Укуны оештыру өчен техникумга Әтнә урта мәктәбенең икенче уку корпусы (элекке Советлар йорты) бинасы һәм тулай торагы бирелә[3]. 1985 елда РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[4] белән Тукай авыл хуҗалыгы техникумы һәм Арча районы Тукай исемендәге колхоз җирлегендә Тукай совхоз-техникумы оештырыла. 2001 елда РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[5] белән уку йорты Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртелә. 2005 елда ТР министрлар кабинеты карары[6] белән федераль милектән республика милкенә күчерелә. 2016 елда «Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге» статусы бирелә. Белгечлекләр2017-2018 уку елына Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[7] буенча 200 студент кабул ителә.
Читтән торып уку бүлеге
ШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Уку йортын тәмамлаучылар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia