Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы
Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы (рус. Альметьевский торгово-экономический техникум, ингл. Almetyevsk community college of commerce and economy) — 1968 елдан Татарстанның Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы. ТарихӘлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты өлеше2010 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 22 февралендәге 90нчы санлы карары белән Әлмәт ДМХИга урта һөнәри белем бирүче «Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы» кушыла. Институт структурасында урта һөнәри белем бирүче Сәүдә-икътисад факультеты барлыкка килә. Берләшү уңай нәтиҗәләргә китерә: төбәкнең демографик шартларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, баскычлы белем бирү формалаштырыла; эшче белгечлекләр әзерләү алып барыла; төбәк, республика белем бирү системалары, чит ил партнерлары белән мәгълүмат алмашу оптимальләштерелә; хезмәт базарының билгеле бер сегментында берләштерелгән заказны тәэмин итүче сыгылмалы модульле программалар эшләнә; фәнни-методик эш активлаштырыла. 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 23 маендагы 392нче санлы карары белән институт Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы (рус. Альметьевский торгово-экономический техникум, АТЭТ) итеп үзгәртелә[1][2]. БелгечлекләрШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia