Аксубай универсаль технологияләр техникумы

Аксубай универсаль технологияләр техникумы
Нигезләнү датасы 1973
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Аксубай районы һәм Аксубай
Идарә итүче орган Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Адрес 423060, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Аксубай районы, Аксубай штб, Филипп Мазилин урамы, 2 йорт
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/aksubaevo/ATUT
Карта

Техникум бинасы

Аксубай универсаль технологияләр техникумы, «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе [1] (рус.  Аксубаевский техникум универсальных технологий) — Татарстанның Аксубай районы үзәге (1930-1963 елларда һәм 1965 елдан башлап) Аксубай эшчеләр бистәсендә (1973 елдан эшчеләр бистәсе)[2] урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].

Тарих

  • 1973 елда 22 нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы (СПТУ-22) буларак ачыла[4].
  • Дәресләр 1974 елның 25 гыйнварында бистәнең элекке сигезьеллык мәктәп бинасында башлана. «3нче класслы тракторчы-машинист» белгечлеге алу өчен (бер ел уку срогы белән) 25 укучылык төркем оеша.
  • Уку йортының төп бинасын һәм 5 катлы тулай торакны төзү 1973 елда башлана, 1975 елда тәмамлана, ашханә һәм башка биналар 1979 елда сафка баса[5]
  • 1975 елдан 22нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы Аксубай авыл урта һөнәри техник училищесы итеп үзгәртелә (ССПТУ-22).
  • 1985 елның гыйнварыннан 88нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы (СПТУ-88).
  • 1994 елда ТР мәгариф министрлыгы фәрманы белән 88нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы 88нче санлы һөнәри лицей итеп үзгәртелә (ПЛ-88).
  • 2013 елдан Аксубай универсаль технологияләр техникумы (АУТТ)[6].

Белгечлекләр

  • Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты (слесарь, машина йөртүче таныклыгы бирелә)
  • Аш-су остасы, кондитер
  • Эретеп ябыштыручы (техник)
  • Авыл хуҗалыгын җитештерү остасы
  • Ветеринария фельдшеры
  • Кече ветеринария фельдшеры
  • Коммерция (сату буенча менеджер)
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик), 3 ел 10 ай укыйсы
  • Автомобиль транспортын техник карау һәм ремонтлау (техник)
  • Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше (техник)
  • Җәмәгать туклануы азык-төлек технологиясе (техник-технолог)[7]

Шәхесләр

Директорлар

  • 1973 елдан ― Салихҗан Вәлиҗан улы Вәлиуллин
  • ???? елдан ―
  • ???? елдан ―
  • 2008 елдан ― Фәргат Фоат улы Әюпов, «Татарстанның мәгарифе өлкәсендәге уңышлары өчен» күкрәк билгесе иясе[8]

Укытучылар


Тәмамлаучылар


Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia