Лаеш техник-икътисад техникумы
Лаеш техник-икътисад техникумы, «Лаеш техник-икътисад техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем үчpᴎждᴎʜиясе[1] (рус. Лаишевсᴋᴎ технико-экономичесᴋᴎ техникум) — Татарстанның Лаеш шәһәрендә (1781 елдан өяз шәһәре, 1926 елдан авыл, 1950 елдан шәһәр тибындагы бистә, 2004 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. 2011 елдан В.Г. Тимирәсов исемендәге Казан инновацияләр үʜивирсиᴛиᴛеның (ИЭУП) фәнни-укыту кластерына керә[2]. Тарих1960 елның 20 сентябрендә берьеллык Казан авыл хуҗалыгы мәктәбе Казан авыл хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртелә. 1963 елда техникум Лаеш эшчеләр бистәсенә күчерелә[4]. Казанда техникумның биналарны һәм корылмаларны төзү һәм файдалану һәм (түләүле) хокук белгечлегенә өйрәтүче (читтән торып укулы) филиалы калдырыла[5]. 1963 елда уку йортында бухгалтерлар әзерләү бүлеге ачыла. 1970-1989 елларда агроном-оештыручылар бүлеге эшли. Авыл хуҗалыгы өчен 1 134 үсемлекләр буенча белгеч әзерләнә. 1979-1997 елларда эшләгән план бүлегендә 1 853 техник-планлаштыручы укытып чыгарыла. 1990 елдан бирле уку йортында юристлар әзерләүче бүлек эшләп килә. 1998-2010 елларда менеҗмент бүлеге эшләгән. 2009 елда РФ мәгариф буенча федераль агентлыгы карары [6] белән Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы Лаеш техник-икътисад техникумы итеп үзгәртелә. 2010 елдан «В» категорияле афтамабᴎᴫ йөртүчеләр әзерләнә. 2012 елда уку йорты ТР министрлар кабинеты карары[7] белән федераль милектән җөмһүрияᴛ милкенә күчерелә. Гамәлгә куючысы — ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы. 2013 елдан ТР министрлар кабинеты карары[8] белән уку йортының гамәлгә куючысы итеп ТР мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнә. 2015 елның октәбрендә техникумга «Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге» статьıсы бирелә. Шул ук елны «РФдә сорау зур булган 50 һөнәр һәм белгечлек исемлеге»нә керүче яңа «Очу аппаратларын һәм двигательләрне техник файдалану» белгечлеге буенча укыту башлана[9]. 2017-2018 уку елына Лаеш техник-икътисад техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[10] буенча 160 студент кабул ителә. Белгечлекләр
Уку йортында ел дәвамында 14 юнәлеш буенча кыска сроклы әзерләү һәм яңадан әзерләү курслары үткәрелә. ШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар
Уку йорты 55 ел эчендә 18 меңнән артык авыл хуҗалыгы белгече әзерләгән[12] .
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia