Яшел Үзән механика көллияте
Яшел Үзән механика көллияте, «Яшел Үзән механика көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Зеленодольский механический колледж) — Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә (1928 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1932 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Тарих1939 елда ССРБ сугыш кораллары халык комиссариаты фәрманы[4] белән Яшел Үзән механика техникумы буларак ачылган. Беренче директоры — К.С. Писарева. Беренче уку елында техникумга 160 студент кабул ителгән. 1965 елда техникумга янкормалары булган ике уку бинасы өстәлә (барысы өч була). 1992 елда РФ сәнәгать министрлыгы фәрманы[5] белән уку йорты көллият статусы ала. 2002 елда Серго исемендәге заводның (хәзерге POZIS/ПОЗИС компаниясе[6]) матди ярдәме белән яңа уку бинасы төзелә. 2006 елдан федераль, 2012 елдан республика милкендә. 2012 елда көллияткә Яшел Үзән шәһәренең 107нче һөнәри училищесы кушыла. Шәһәрнең Төньяк урамында көллиятнең тулай торагы бар. Уку йорты эшләү дәверендә 20 меңнән артык белгеч (механиклар, программалаучылар, автомобильчеләр, икътисадчылар) әзерләгән. Директорлар1939-1949 К.С. Писарева; 1949-1965 К.А. Алексеев; 1965-1988 В.Г.Романов; 1988 елдан В.С. Муханов. Белгечлекләр2017-2018 уку елына Яшел Үзән механика көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[7] буенча 300 студент кабул ителә.
Сылтамалар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia