Казан педагогика көллияте
Көллият бинасы
Казан һөнәри педагогика көллияте белән бутамаска
Казан педагогика көллияте (рус. Казанский педагогический колледж , ингл. Kazan Pedagogical College ) — 1876 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Тарих
1876 елның 1 гыйнварында галим Вильгельм Радлов (1837 -1918 ) тарафыннан Казан губернасы татар авылларында рус телен укытучы мөселман яшьләрен әзерләү максатында татарлар өчен беренче дөньяви уку йорты — Казан Татар укытучылар мәктәбе оештырыла[ 2] . Мәктәптә мәгърифәтчеләр Ибраһим Терегулов , Василий Богородицкий (1857 -1941 ), П. Траунберг, Шиһабетдин Мәрҗани , Каюм Насыйри , Шакирҗан Таһиров һ.б. укыта. Казан татар укытучылар мәктәбен 43 ел эчендә 400 дән артык (шулар эчендә экстерн тәртибендә 8 хатын-кыз) шәкерт тәмамлаган: Гаяз Исхакый , Садри Максуди , Фуат Туктаров , Шакир Мөхәммәдъяров , Гомәр Терегулов , Мөхетдин Корбангалиев , Гыйбад Алпаров , Насыйх Мөхетдинов , Риза Газизов , Гафур Коләхмәтов , Мирсәет Солтангалиев , Якуп Чанышев , Нигъмәтулла Еникеев , Гайнетдин Әхмәрев , Фәхрелислам Агиев , Ильяс Кудашев-Ашказарский һ.б. тәмамлаган.
1917 елда укытучылар семинариясе оештырыла.
1919 елдан РСФСР мәгариф халык комиссариаты карары белән 3 еллык педагогик курслар итеп үзгәртеп корыла.
1921 елның 15 декабреннән Казан татар педагогия техникумы . 1925 елда техникумга Каюм Насыйри исеме бирелә.
1929 елда «ТАССРның 10 еллыгы исемендәге техникум» исеме бирелә. Рус һәм татар төркемнәрендә 4 белгечлек буенча укытучылар әзерләнә: башлангыч сыйныфлар мөгаллиме, балалар бакчасы тәрбиячесе, физик тәрбия укытучысы, чит тел укытучысы.
1930 елда татар техникумы рус һәм чуаш педагогия техникумнары белән берләштерелә; чуаш бүлеге 1936 елга кадәр эшләгән.
1937 елның 7 гыйнварыннан Казан педагогия училищесы . 2 татар һәм 2 рус төркемендә башлангыч сыйныф мөгаллиме, өлкән пионер әйдәманы, соңрак физик тәрбия укытучысы белгечлегенә укыталар.
1941 елда уку йорты бинасында хәрби госпиталь ачылу сәбәпле, Казанның Комсомольская урамындагы 12 нче татар мәктәбенең беренче катына урнаша.
1956 елдан сугыштан соңгы демография торышына бәйле Казан педагогия училищесындә көндез торып уку бетерелә, читтән торып уку бүлеге генә кала.
1961 елдан Казанның 131 нче мәктәбе җирлегендә Казан педагогия училищесы яңадан ачыла (директор Мәсгудә Зарипова) [ 3] .
1995 елдан Казан педагогика көллияте [ 4] .
2006 елның 1 гыйнварында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының урта һөнәри белем факультеты (Побежимов урамы, 47а ) белән берләштерелә.
2014 елда көллият нигезендә Татарстанның педагогик кадрларын әзерләү буенча ресурслы үзәге (рус. Ресурсный центр по подготовке педагогический кадров Республики Татарстан ) оештырыла.
Белгечлекләр
Башлангыч сыйныфларда укыту
Мәктәпкәчә тәрбия
Мәктәпкәчә махсус тәрбия
Чит тел
Информатика
Санау техникасы һәм автомат системаларны программалы тәэмин итү
Гамәли информатика
Адаптив физик тәрбия
Социаль хезмәт
Өстәмә белгечлекләр
Татар теле һәм әдәбиятын укыту
Төп мәктәптә физик тәрбия укыту
Төп мәктәптә инглиз теле укыту
Балалар бакчасында татар теле
Балалар бакчасында физик тәрбия җитәкчесе
Логопед төркемендә тәрбияче
Шәхесләр
Директорлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар
Искәрмәләр
Чыганаклар
Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.
Әдәбият
Гайнетдинов М.Г. Татар башлангыч мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү (XIX–XX гасырлар). К., 2002.
Сылтамалар
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Моны да карагыз