Лубян урман-техник көллияте
![]() ![]() Лубян урман-техник көллияте, «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Лубянский лесотехнический колледж) — Татарстанның Кукмара районы Лубян авылында (1938-2002 елларда шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты. Уку йортының гамәлгә куючысы — Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы. Татарстанның иң борынгы урта уку йортларыннан берсе, шулай ук «урман белемнәре буенча РФ иң өлкән уку йортларының берсе»[2]. Казан дәүләт аграр университетының фән-белем бирү кластерына керә[3]. 2012 елдан Урман белем бирү оешмалары ассоциациясе әгъзасы[4] ТарихXIX гасыр азагында Уфа губернасы Минзәлә өязендә белемле урман хуҗалыгы белгечләре әзерләнә башлый. 1893 елда Минзәлә урман хуҗалыгы каршында Биклән урман мәктәбе ачыла. 1921 елда Биклән урман мәктәбе Мамадыш кантоны (хәзерге Кукмара районы) Лубян авылына күчерелә, шул мәктәп нигезендә Лубян урман техникумы (рус. Лубянский лесхоз-техникум) ачыла. 22 укучыдан торган беренче төркем 1811 елда эре җирбиләүче һәм сәнәгатькәр Евгений Лебедев төзеткән бинада урнашып, укый башлый[5]. 1970 елдан Лубян урман хуҗалыгы техникумы (рус. Лубянский лесхоз-техникум). 2012 елда Лубян урман хуҗалыгы техникумы Лубян урман-техник көллияте итеп үзгәртелә. Белгечлекләр
Өстәмә белгечлекләр: агач аударучы, тракторчы, егерь, талдан сәнгать әсәрләре үрү, яшелләндерү хезмәткәре. Көллиятне тәмамлагач, һөнәр буенча белем алуны Казан дәүләт аграр университетында, Ижау, Пермь, Йошкар-Оланың профильле югары уку йортларында, имтихансыз кереп, кыскартылган срокларда дәвам итү мөмкинлеге бар[6]. ШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар
95 елдан артык вакыт эчендә уку йорты Татарстан һәм күрше Удмуртия, Башкортстан, Мари Ил республикалары, Киров, Свердловск, Пермь һ.б. өлкәләр өчен 9 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia