Буа медицина укуханәсе
Буа медицина училищесы (рус. Буинское медицинское училище) — Татарстанның Буа шәһәрендә (1780 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Тарих1936 елда ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссариаты Буа шәһәренең Энгельс урамы 52/50нче йорт адресы буенча урнашкан агач бинада «кызыл» шәфкать туташлары курслары (Ватандашлар сугышы чорында ачылган) нигезендә медицина шәфкать туташлары әзерләүче икееллык мәктәп ача. Уку йортын оештыруда Николай Петр улы Иванов (ru) ( Советлар Берлеге Каһарманы (1943)) башлап йөри. 1938 елда булган беренче чыгарылышта 50 шәфкать туташы әзерләнә. 1938-1945 еллардагы чыгарылыш шәфкать туташлары Бөек Ватан сугышында катнаша. 1954 елда икеелык мәктәп Буа медицина училищесы итеп үзгәртелә. Студентлар ике (дәвалау эше, шәфкать туташы эше) бүлектә белем ала. Уку йорты 10 меңнән артык фельдшер һәм медицина шәфкать туташлары әзерләп чыгарган. БелгечлекләрБуа медицина училищесы Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәкләре өчен бюджет нигезендә түбәндәге белгечләрне әзерли:
ШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Уку йортын тәмамлаучылар
ИскәрмәләрСылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia