Зәй политехника көллияте
![]() ![]() Зәй политехника көллияте (рус. Заинский политехнический колледж) — Татарстанның Зәй шәһәрендә (1962 елдан Яңа Зәй шәһәр тибындагы бистәсе, 1978 елдан Зәй шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Тарих1979 елның 1 сентябрендә Татарстан АССРның һөнәри-техник белем бирү буенча республика идарәсе фәрманы-күрсәтмәсе [2] буенча 16нчы санлы Акташ урта һөнәри-техник училищесы филиалы базасында 32нче санлы Зәй авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-32) ачыла. 5 сыйныф бүлмәсе булган элекке Зәй земство мәктәбе бинасы һәм ташландык район аэропортының территориясе һәм корылмалары укуханәнең укыту-җитештерү базасы итеп бирелә. Шул ук елда Зәй районы Ирнә авылы (элекке «Правда» күмәк хуҗалыгы) җирләрендә укуханәнең ярдәмче хуҗалыгы оеша[3]. 1984 елда РСФСР министрлар шурасы карары[4] белән 32нче санлы Зәй авыл урта һөнәри-техник училищесы 98нче санлы һөнәри-техник укуханә (ПТУ-98) итеп үзгәртелә. 1991 елда ТР мәгариф министрлыгы фәрманы[5] буенча 98нче санлы урта-һөнәри техник укуханә 98нче санлы Зәй һөнәри лицее (ПЛ-98) итеп үзгәртелә. 2008 елның 5 ноябрендә ТР министрлар кабинеты карары[6] буенча 98нче санлы Зәй һөнәри лицее белән Зәй кичке машина төзелеше техникумын (1979 елда Кама автомехника техникумы филиалы базасында РСФСР автомобиль транспорты министрлыгы фәрманы [7] белән төзелгән булган) кушу юлы белән Зәй политехника көллияте барлыкка килә. Белгечлекләр2017-2018 уку елына Зәй политехника көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[8] буенча 175 студент кабул ителә.
ШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia