122нче Менделеевск һөнәри-техник укуханәсе
122нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы, 2012 елдан Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы филиалы, (рус. филиал Нижнекамского техникума нефтехимии и нефтепереработкив в г. Менделеевск) — Татарстанның Менделеевск шәһәрендә (1928 елдан Бондюг шәһәр тибындагы бистәсе, 1967 елдан Менделеевск шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Тарих1920 елларда Бондюгта (хәзерге Менделеевск) Л.Я. Карпов исемендәге завод каршында эретеп ябыштыручылар мәктәбе эшли. 1931 елда әлеге завод каршында ФЗӨ мәктәбе оештырыла. Директоры — А. Крейтер. 1940 елда ФЗӨ мәктәбе 4нче фабрика-завод училищесы итеп үзгәртелә. Директоры — М.Н. Горбунова, РСФСР Югары шурасы депутаты. 1943 елның гыйнварыннан 10нчы Бондюг һөнәр училищесы. 1946 елдан директор — Д.Т. Сытник. 1950 елда укуханә ябыла. 1986 елда Менделеевск шәһәрендә Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы өчен белгечләр (химик анализ лаборанты, слесарь, эретеп ябыштыручы) әзерләү максаты белән, Түбән Кама шәһәренең 34нче һөнәри-техник училищесынең филиалы ачыла (ТАССР, Менделеевск, Гассар ур., 1нче йорт). 1988 елдан филиал Түбән Кама шәһәренең 62нче урта һөнәри-техник училищесынә карый башлый. 1991 елда, Менделеевск шәһәре сәнәгать оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү максатында, ТР мәгариф министрлыгы фәрманы[2] белән мөстәкыйль 122 нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы оештырыла. Беренче директоры — Шамил Рәхим улы Хәлиуллин. 2012 елда ТР министрлар кабинеты карары[3] белән 122 нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумына филиал итеп кушыла[4]. Уку йортында Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы, «Аммоний» ААҖ, «Менделеевазот» ҖЧҖ, «Форд Соллерс Алабуга» ААҖ өчен белгечләр әзерләнә. Белгечлекләр2017-2018 уку елына Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумына (филиалы белән бергә) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[5] буенча 465 студент кабул ителә. Филиалда
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia