Кукмара аграр көллияте
Кукмара аграр көллияте, «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Кукморский аграрный колледж) — Татарстанның Кукмара районы Янил авылында (әүвәлге исемнәре — Новое Село Головино, Яңа Авыл) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә[2]. Тарих1936 елда Янил авылында 37 күмәк хуҗалыкка хезмәт күрсәтүче машина-трактор станциясе (МТС) оештырыла. 1959 елда Янил МТСы каршында тракторчы-машинист һөнәренә өйрәтүче берьеллык 21нче авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы (УМСХ-21) ачыла. 1962-1963 елларда УМСХ-10. 1963 елдан 10нчы урта һөнәри-техник укуханә (СПТУ-10). 1978 елдан укуханә өчьеллык уку срогына күчә: урта белемле тракторчы-машинистлар әзерли башлый. Укуханә территориясендә яңа укыту корпусы, студенлар өчен тулай торак төзелә. 2009 елга кадәр 78нче һөнәри лицей (ПЛ-78), 2009 елдан Кукмара аграр көллияте. 2011 елда Кукмара аграр көллияте составына 39 нчы номерлы һөнәри училище кушыла. 2018 елда көллияткә Ресурс үзәге статусы бирелә [4]. Белгечлекләр2017-2018 уку елына Кукмара аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[5] буенча 150 студент кабул ителә.
ШәхесләрДиректорлар
Укытучылар
Тәмамлаучылар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia