Буа ветеринария техникумы
Буа ветеринария техникумы, «Буа ветеринария техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Буинский ветеринарный техникум) — Татарстанның Буа шәһәрендә (1780 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Техникум директорлары [3]: 2015 елдан — Илдар Мәҗит улы Гыйниятуллин. 1998-2015 елларда — Вәгыйзь Сәгыйть улы Сөнгатов (1949), педагогия фәннәре кандидаты[4]. 1990 елдан ― Илгизәр Гафиятулла улы Зәйнуллин. Тарих1931 елда, урта буын ветеринария белгечләре хәзерләү максаты белән, Татнаркомзем коллегиясе карары[5] буенча оештырылган. РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[6] белән статусы «Буа ветеринария институты» федераль урта һөнәри белем бирү дәүләт оешмасы итеп үгәртелә. 2005 елда РФ мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчерелә. Техникумны тәмамлаучылар85 ел эчендә 18 меңнән артык белгеч (шул исәптән, 12 000 ветеринария фельдшеры, 4 000 зоотехник, 150 фермер, 1 020 бухгалтер, 1 меңнән артык юрист, 500 газ буенча техник) әзерләнгән[7].
Буа ветеринария техникумын тәмамлаучылар КГАВМ, Социаль мәгариф академиясе (элекке КСЮИ), ИСГЗ, КНИТУ, Татар агробизнес институты кебек югары уку йортларында укуларын дәвам итә ала. Бина1907-1910 елларда Сембер губернасы Буа өяз шәһәренең элекке Зур Поп урамы белән Зират урамнары (хәзерге Төньяк Коммуна һәм Космовский урамнары) чатында кызыл кирпечтән төзелгән. Архитектор — Ф.О. Ливчак (1878-1919). Бина бизәлешендә XX гасыр башы сәнәгать модерны, эклектика һәм ампир стильләре кулланылган, төп керү юлының һәм фронтоны булган үзәк ризалитның корылышында готик архитектура мотивлары бар. Бинада 1907-1919 елларда Буа түбән баскыч һөнәр мәктәбе (1899 елда ачылган), 1919-1931 елларда Буа һөнәри эшчеләр мәктәбе, 1931 елдан Буа ветеринария техникумы урнаша[9]. Белгечлекләр2017-2018 уку елына Буа ветеринария техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[10] буенча 195 студент кабул ителә.
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia