Август
А́вгуст (tat.lat. Avgust (Uraq) (үле сылтама)) (аугыс,[1] шулай ук Урак, Урак ае, иске төрки тәкъвимдә Сөнбелә [2])— Милади тәкъвиме буенча елның сигезенче ае. Искерим тәкъвимендә алтынчы ай. Үз исемен рим императоры Октавиан Август хөрмәтенә алды. Август безнең климат зонасында җәйге кызу айларның берсе булып исәпләнә. Халык календарендә аны, июль шикелле үк, «челлә ае» дип тә атыйлар. Телебездәге «уттай кызу урак өсте» дигән гыйбарәдә дә эшнең кызулыгы гына түгел, бәлки кояшның нык кыздыруы да күздә тотыла. Августны тагын «казларның сусыз ае» дип сыйфатлау да очрый. Монда кызулыктан елга-күлләрнең, буаларның кибеп-саегып калуына ишарә барлыгын аңлау читен түгел. Әмма җәй күп кенә яклары белән үз көчендә калса да, август инде якынлашып килүче көзнең кайбер галәмәтләрен дә сиздерә башлый. Инкыйлабка кадәр татар иске дәверлеге буенча Урак ае (21.7-21.8, Ындыр ае (21.8-21.9) дип йөртелә.[3]
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарИсем бәйрәмнәреСынамышлар
Шулай ук карагызИскәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларТатар дәверлеге кайчан югалды?
|
Portal di Ensiklopedia Dunia