Кирибати
Кириба́ти Җөмһүрияте́ (кириб. Ribaberikin Kiribati, ингл. Republic of Kiribati) — Тын океанда, Полинезия һәм Микронезиядә урнашкан дәүләт. Төньяк-көнбатышта Маршалл Утраулары, Микронезия Федератив Штатлары территориаль сулары белән, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта Науру, Сөләйман Утраулары һәм Тувалу территориаль сулары белән, көньякта һәм көньяк-көнчыгышта Токелау, Кук утраулары һәм Француз Полинезиясе территориаль сулары белән чиктәш. Дәүләт составына 33 кечкенә атолл (шул исәптән Гилберт утраулары) керә, аларның унөчесендә генә яшиләр. Гомуми мәйдан — 726,34 км². Халык саны — якынча 92 533 кеше. Башкаласы — Көньяк Тарава. ДиннәрКирибати Конституциясе (11нче статья) вөҗдан иреген һәм дин тоту иреген гарантияли [26]. 2012 елның хөкүмәт хисабы нигезендә, Кирибати халкының 96 % ы – христианнар [27], 1 % ы – башка диннәр тарафдарлары дип исәпкә алынган. Әлеге хисап нигезендә, мөселманнар ил халкының 0,01 % ын тәшкил итә [28]. Дәүләт гимныKunan Kiribati (“Кирибати җыры”) яки Teirake Kaini Kiribati (“Бас, Кирибати, аягүрә!”) дип атала торган җыр — Кирибатиның дәүләт гимны. Аның сүзләрен дә, көен дә Уриум Тамуэра Иотэба (Urium Tamuera Ioteba) иҗат иткән. Гимн 1979 елның 12 июлендә кабул ителгән һәм тагын унике елдан соң милли сораштыру аша кабат расланган.
Хор башкаруында: Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia