ФинляндияBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Финляндия, рәсми исеме Финляндия Җөмһүрияте (фин. Suomen tasavalta, швед. Republiken Finland) — Аурупаның төньягында урнашкан дәүләт. Фиʜляʜдиᴙнең башкаласы — Һелсинки шәһәре. Көнчыгышта Россия Федерациясе, төньяк-көнбатышта Швеция, төньякта Норвегия белән чиктәш. Балтыйк диңгезе тарафыннан юыла. Илнең мәйданы — 338 145 квадрат километр, ягъни Татарстан республикасына караганда 5 мәртәбә зуррак. Барлык мәйданның 7 проценты гына эшкәртелә, ә калганы урманнар, күлләр һәм сазлыклар. Ил тоташ урман белән капланган, аның төньяк өлешен генә тундра били. Табигать үз халәтендә сакланган, илдә 60 000 чамасы күл исәпләнә. Фиʜляʜдиᴙ Аурупа Берлеге һәм Шенген килешүе, 2023 елның 4 апреленнән ― НАТО әгъзасы[7]. 2022 елның 5 июлендә НАТО илләренең барлык 30 илчесе дә керү турында протоколларга кул куйган, 2023 елның 31 мартына НАТОның барлык әгъза илләре парламентлары протоколларны ратификацияләгән. Фиʜляʜдиᴙ — дөньяда беренче булып һәр ватандашының югары тизлекле интернетка кануни хокукын игълан иткән ил[8]. Дөньяның иң мул һәм яшәү өчен кулай илләрен билгеләүче Legatum институты үзенең яңа хисабында Фиʜлəʜдиᴙне яшәү өчен иң яхшы ил дип билгеләде[9]. «Newsweek» журналы шулай ук Фиʜлəʜдиᴙне «дөньяның иң яхшы илләре» исемлегендә беренче урынга куйган[10]. Исем этимологиясеФиʜляʜдиᴙ сүзе швед телендә булган Finland (“финнар җире”) сүзеннән килә. Илнең фин исеме — Suomi. Бу исем барлыкка килүенең берничә версиясе бар:
Географик мәгълүматГеографик урнашуы![]() ![]() Фиʜляʜдиᴙ Аурупаның төньягында урнашкан, аның байтак кына территориясе котып сызыгы артында (25 %). Коры җирдә Швеция (чик озынлыгы 586 км), Норвегия (чик озынлыгы 716 км) һәм Россия (чик озынлыгы 1265 км) белән, ә диңгездә Балтыйк диңгезенең Фин һәм Ботник култыклары аша Эстония белән чиктәш. Яр буе чиген санаганда ул 1 100 км га тигез. Утраулардан башка яр буе чиге 46 000 км. Яр буенча 81 000 гә якын утрау урнашкан (уртача зурлыклары 100 м²). Ил үзе өч төрле географик төбәккә бүленә:
Флора һәм фауна![]() Фиʜлəʜдиᴙнең көньягыннан төньягына хәрәкәт иткәндә кече утрауларлы, диңгезле ландшафтның урманлы табигатькә алмашуы күзәтелә. Илнең төньягында исә зур Лапландия урманнары урнаша. 2008 ел халәте буенча Фиʜляʜдиᴙдә 35 милли парк урнашкан. Бу парк җирләрендә сирәк һәм кыйммәтле хайваннар һәм үсемлекләр төпләре яши, монда ландшафтның кызыклы формаларын, уникаль табигать объектларын очратып була. Паркларның гомуми мәйданы 8 мең дүрᴛкел киламитер тәшкил итә. Фиʜлəʜдиᴙ кануннары буенча һәр кеше ирекле рәвештә милли парклар территорияләрендә йөри ала[11]. Иң мәшһүр парклар арасында Урхо Кекконен милли паркы һәм Лемменйоки бар. Геологик төзелешФиʜляʜдиᴙнең күпчелек өлеше түбәнлектә урнашкан, ләкин илнең төньяк-көнчыгышта кайбер таулар биеклеге 1000 метрны уза. Фиʜляʜдиᴙ борынгы (1,4 — 3 млрд ел) кристаллик щитта урнашкан[12]. Анда шулай ук Скандинавия һәм Кола ярымутраулары, Балтыйк диңгезе һәм Ботник култыгы урнашканнар. Халык
2008 елның ахырында Фиʜлəʜдиᴙ халык саны 5 544 877 кешене тәшкил итте (47 % — ир кешеләр һәм 53 % – хатын кызлар). Халыкның тормыш озынлыгы: ир-атлар биредә 76 яшькә җитсә (Pоссиядә — 58,7 яшь), ә хатын-кызларның гомер озынлыгы 82,4 яшь (Россиядә — 71,8).[14] Милли cостав31.12.2008-гә Финляндия милли cоставы[15]: ![]() Фиʜляʜдиᴙдә яшәгән чит ил гражданнары — 2,7 %, илдә тумаганнар саны 4,1 %[16]. Иң зур милли азчылыклар арасында фин шведлары, татарлар, чегәннәр, саамнар. Телләр1922 елда кабул ителгән канун буенча Фиʜляʜдиᴙдә ике дәүләт теле (фин һәм швед телләре) бар. 1917 елга кадәр монда шулай ук рус теле дәүләт дәрәҗәсендә булган. Фин телендә халыкның күпчелеге сөйләшә. Швед телендә халыкның 5,5 %-ты сөйләшә, уpыc телен 0,8 % белә, эстон телендә исә 0,3 % кеше аралаша. Башка телләрдә (шул исәптән татар телендә дә) 1,77 % кеше сөйләшә. 1992 елда «Саам теле турында канун» үз өченә кергән. Канун буенча саам теленә Фиʜляʜдиᴙдә махсус cтaтус бирелә[17]. ДинФиʜляʜдиᴙ конституциясе буенча илдә Евангелик-лютеран чиркәү һәм Православ чиркәү дәүләт чиркәүләре булып санала[18]. Халыкның 13,5 %-ы бернинди дини төркемнәргә керми. 2010 ел халәте буенча Фиʜляʜдиᴙдә 45 мең мөселман яши. Күпчелектә бу — иммигрантлар һәм аларның балалары. Илдә 40 мәчет бар[19]. Фиʜляʜдиᴙ татарлары![]() Фиʜляʜдиᴙдә 900гә якын татар яши. 2010 елда Фиʜляʜдиᴙ татарлары мәдәни оешмасы 75 еллыгын бәйрәм итте. Гомумән, Фиʜляʜдиᴙ татарлары бик актив дип санала. Даими рәвештә төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә[20]. Фиʜляʜдиᴙ татарларының үз мәчетләре дә бар. Ярвәнпә мәчете исемле бу гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Фиʜляʜдиᴙдә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. 2009 елда мәчетнең эче яңартыла[21]. Тарих
Борынгы тарих![]() Археологик казынуларга күрә беренче кешеләр Фиʜляʜдиᴙдә кешеләр якынча безнең эрага кадәр 8500 елда яши башлаганнар. Алар ау һәм ризык җыю белән шөгыльләнгәннәр, таш кораллар кулланганнар. 3 меңъеллыкта (б. э. к.) балчыктан савыт-саба эшләнә башлаган [22]. 32 гасырда (б. э. к.) хәрби балталар белән бергә җирне хуҗалык итү максатыннан куллана башлыйлар. Бронза гасырдан (1500—500 еллар б. э. к.) башлап, финнарның Скандинавия һәм Балтыйк регионнарның халыклары белән тыгыз аралашуы күзәтелә. 9 гасыр башына [23] Фиʜляʜдиᴙ чикләре түбәндәге җирләр белән чикләнгән:
Швед хакимияте (1150/1300—1809)Викинглар чоры ахырында швед сәүдәгәрләре бөтен Балтыйк диңгезе регионында тәэсирләрен арттыралар. Берничә гасыр дәвамында Фиʜляʜдиᴙ Швеция хакимияте астында була. Pәсәй империясендә (1809—1917)Pоссия-Швеция сугышы нәтиҗәсендә (1808—1809) Финляндия Россия империясе дәүләтенә кушыла. Pоссия армиясе гарнизоннары өчен хәрби ныгытмалар төзелә. Рәсми яктан Фиʜляʜдиᴙ Россия империясе cоставына киң автономия белән керә. 1860 еллардан башлап илдә мәдәни милли күтәрелеш башлана, җирле зыялылар фин теленә дәүләт теле cтaтусын бирүне таләп иткән. Шул cтaтусны фин теленә Александр II бирщ. Автономия тиз ныгый, 1899 елда башланган уpыcлаштыру сәясәте дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшне ныгыта гына. Бәйсез ФиʜляʜдиᴙPоссиядә монархия җимерелгәннән һәм Октябрь инкыйлабыннан соң, большевиклар хакимияте фин Сенатына 1917 елның 6 декабрендә бәйсезлек игълан итәргә мөмкинлек бирә. Илдә гражданнар сугышы башлана. Аңарда 35000 нән артык кеше һәлак була. “Аклар”ның җиңүеннән соң Фиʜляʜдиᴙ гаскәрләре Көнчыгыш Карелиягә һөҗүм итәләр. Беренче совет-фин сугышы башлана. Ул 1920 елда гына тәмамлана. 1939 елда Советлар Берлеге Фин сугышын башлый. Берничә бәрелештән соң Фиʜляʜдиᴙ үз территориясенең бер өлешен югалта. Кыска вакытлы “дуслык”тан соң, 1941 елда СССР Фиʜляʜдиᴙ Хәрби Һава Көчләренең аэродромына һөҗүм итә, Фиʜляʜдиᴙ Икенче бөтендөнья сугышына, СССРга каршы сугышка керә. 1944 елның җәендә финнар белән СССР арасында солых килешүе төзелә. Сугыш елларында көчсезләндерелгән Фиʜляʜдиᴙ, Карел муенын СССРга биреп, СССР белән мөнәсәбәтләрдә яңа курс ала. Урхо Кекконенның 25 еллык президентлыгында (1956—81) Скандинав илләре белән мөнәсәбәт яхшыртып, СССРдан да ерак тормыйлар. 1995 елның ахырында Фиʜляʜдиᴙ Аурупа Берлегенә керә. Дәүләт төзелеше һәм сәясәтФиʜляʜдиᴙ — бер өлешчә автономияле (Аланд утраулары) унитар дәүләт. Идарә итү формасы буенча Фиʜляʜдиᴙ — җөмһүрият. Фиʜляʜдиᴙ конституциясе буенча канун чыгару вазыйфалары белән Эдускунта исемле Фиʜляʜдиᴙ парламенты һәм президент шөгыльләнә. Канунны үтәү вазыйфалары президентка һәм Дәүләт Шурасына йөкләнгән. ПрезидентФиʜляʜдиᴙ президенты туры сайлаулар нәтиҗәсендә алты елга билгеләнә. 2000—2012 елларда бу вазыйфаны Тарья Халонен, 2012 елдан Саули Ниинистө, 2024 елдан Александр Стубб башкара. Парламент![]() Фиʜляʜдиᴙ парламентының төп институтлары 1863 елда барлыкка килгән. Pоссия императоpы Александр II 1863 елда фин сеймын чакыру турында карар кабул итә. Фиʜляʜдиᴙнең үзаллы (мөстәкыйль) үсеше шушы вакыйгага тыгыз бәйләнгән, чөнки фин теле рәсми хакимият теле итеп танылган. Эдускунта — илнең бер палаталы парламенты, ул 200 депутаттан тора. Депутатлар бөтен халык сайлауларында сайланып, 4 елга билгеләнәләр. 2003 елдагы парламент сайлауларында 18 фирка катнаша, ләкин шулар арасынна парламентка бары 8 фирка генә керщ. Иң зур фиркаләр булып Фиʜляʜдиᴙ Үзәк фиркасе, Фиʜляʜдиᴙнең Социал-демократик фиркасе, Милли коалиция, Сул берлек, Яшел берлек һәм Швед Халык фиркасе санала. 2007 елның мартында үткән парламент сайлауларының нәтиҗәләре буенча, иң зур тавышны (23,1 %) Фиʜляʜдиᴙ Үзәк фиркасе ала (51 мандат). Шулай ук парламентка Милли коалиция (22,3 %, 50 урын), Социал-демократик фирка (21,4 %, 45 урын), Сул берлек (8,8 %, 17 урын), Яшел берлек (8,5 %, 15 урын), Швед Халык фиркасе (4,6 %, 9 урын), Христиан демократлар фиркасе (4,9 %, 7 урын) һәм «Чын финнар» фиркасе (4,1 %, 5 урын) уза. Дәүләт һимны
(фин телендә) Oi maamme, Suomi, synnyinmaa, soi, sana kultainen! Ei laaksoa, ei kukkulaa, ei vettə, rantaa rakkaampaa, kuin kotimaa təə pohjoinen, maa kallis isien. Ei laaksoa, ei kukkulaa, ei vettə, rantaa rakkaampaa, kuin kotimaa təə pohjoinen, maa kallis isien. VÅRT LAND (швед телендә) Vårt land, vårt land, vårt fosterland, ljud hɵgt, o dyra ord! Ej lyfts en hɵjd mot himlens rand, ej sənks en dal, ej skɵljs en strand, mer əlskad ən vår bygd i nord, ən våra fəders jord! Ej lyfts en hɵjd mot himlens rand, ej sənks en dal, ej skɵljs en strand, mer əlskad ən vår bygd i nord, ən våra fəders jord! ТУГАН ЯГЫМ Әй, Суоми, туган ягым, Горур яңгырый атың! Түбәләре күккә ашкан таулар, Диңгез дулкыннары каккан ярлар – Кайларда гына бар тагын, Синдәгедәй якын! Түбәләре күккә ашкан таулар, Диңгез дулкыннары каккан ярлар — Кайларда гына бар тагын, Синдәгедәй якын! OUR LAND (инглиз телендә) Our land, our land, our fatherland, Sound loud, O name of worth! No mount that meets the heaven's band, No hidden vale, no wavewashed strand, Is loved, as is our native North, Our own forefathers' earth. No mount that meets the heaven's band, No hidden vale, no wavewashed strand, Is loved, as is our native North, Our own forefathers' earth. Һимнның тарихы Бүген Фиʜляʜдиᴙдә кулланылган “Maamme” (“Туган ягым”) һимнының сүзләре 1846 елда шагыйрь Йоһан-Людвиг Рунеберг (Johan Ludvig Runeberg, 1804—1877) тарафыннан башта швед телендә язылган булган. Ә көен, Алманиянең Һамбург шәһәрендә туып, соңрак фин виолончельчесе, композиторы һәм, гомумән, “фин классик музыкасының атасы” дип танылган Фредрик Пациус (Fredrik Pacius, 1809—1891) иҗат иткән. Милли һимн исеменә дәгъва кылган шигырьләр һәм көйләр байтак булса да, аларның берсе дә халыкта киң таралыш тапмаган. Пациус һимнын беренче тапкыр 1848 елның 13 маенда Һелсинкиның академия хоры швед телендә башкарган. Шуннан соң озак еллар дәвамында Рунебергның шигырен фин теленә юньләп тәрҗемә итә алмыйча азапланганнар. Ниһаять, 1889 елда Пааво Каяндер (Paavo Cajander), Юлиус Кронның (Julius Krohn) 1867 елда бастырылган тәрҗемәсен тиешенчә эшкәртүгә ирешкән. Ләкин Яансен исемле эстон язучысы моңа кадәр үк, 1869 елда, финнарны узып, Пациус көенә туган телендә сүзләр язган булган, аның шигыре, төрле бәйгеләрдә башкарылып, тиз арада Эстония һимны булып танылып та өлгергән. Фиʜлəʜдиᴙнең дәүләт хакимияте үз илендә халык һимны булып киткән әсәрне әле бүген дә рәсми рәвештә расламый. Эш, әлбәттә, аның тумыштан фин булмаган кешеләр тарафыннан иҗат ителүендә генә түгелдер. Музыка белгечләре фикеренчә, һимнның мотивы алманнарның “Папа һәм Солтан” (Papst und Sultan) исемле... туй-мәҗлес җырындагыга бик охшаш. “Туган ягым”ны Александр Блок 1915 елда уpыc теленә күчергән, аның тәрҗемәсе әле бүген дә башкалар арасында иң уңышлы дип санала. Административ-территориаль бүленеш![]() Фиʜляʜдиᴙ провинциаль шуралар белән идарә ителгән 20 провинциягә бүленә. Үз чиратында провинцияләр ᴋоммуналарга бүленәләр. Аларның саннары берләштерү сәясәтенә күрә даими кыскартыла, 2010 ел башына Фиʜляʜдиᴙдә 342 ᴋоммуна булды.
Фиʜляʜдиᴙнең иң зур шәһәрләре: Һелсинки — 583 549 кеше, Эспоо — 244 474 кеше, Тампере — 211 633 кеше, Турку — 176 242 кеше, Оулу — 139 275 кеше. Икътисад![]() Фиʜляʜдиᴙ югары индустриаль илләр рәтенә керә. Дөнья сәнәгатендә аның өлеше зур түгел — 0,4 %, дөнья сәүдәсендә исә 0,8 %. Тулаем милли продукт 2002 елда 140,5 млрд евро тәшкил итә. Фиʜляʜдиᴙ сәнәгате экспорт һәм сыйфатка нигезләнә. Хай-тек секторы (кесә телефоннар, интернет) мөһим урынны алып тора. Кәгазь җитештерү буенча дөньяда Фиʜлəʜдиᴙ беренче. Инфләция түбән. Гомумән, Фиʜляʜдиᴙ икътисады тиз үсә. ТуризмФиʜляʜдиᴙ туристларында иң зур кызыксыну уяткан шәһәр — ил башкаласы Һелсинки. Башка шәһәрләрне дә туристлар зиярәт итә: Тампере, Турку, Оулу, Куопио һәм Порвоо. Истәлекле урыннар һәм табигать һәйкәлләре арасында мөһим урынны Аавасакса (Aavasaksa) тавы ала. Фиʜлəʜдиᴙдә, аеруча Лапландиядә, кышкы туризм бик популәр. Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia