Украина
Украи́на (укр. Україна - Украйина) – Көнчыгыш Европада урнашкан дәүләт. Тулысынча Европада урнашкан иң зур дәүләт. Украинада 350 000 татар яши. Украинаны төньяктан көньякка якынча икегә бүлеп Днепр елгасы ага. 2001 елның җанисәбе буенча, халык саны — 48,457 миллион кеше, 2012 елда халык саны — 45 559 235 кеше.[8] Дәүләт теле — украин теле, кайбер регионнарда рус, румын/молдав, һәм венгр телләрнең рәсми статусы бар. Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, Парламент-президент республикасы. 2 27 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 25 өлкә, 2014 елга кадәр 2 дәүләт буйсынудагы шәһәр (Акъяр һәм Киев) һәм Кырым Автономияле Җөмһүрияте, әмма Акъяр шәһәрен һәм Кырым АҖ Кырым кризисыннан соң Русия гаскәрләре оккупацияли. Украина бәйсезлек көне — 24 август 1991. ГеографияЧиктәшлек
Көньякта Кара һәм Азак диңгезләре белән юыла. Кырый нокталар
Украинаның географик үзәге Черкассы өлкәсендәге Марьяновка авылы янында урнаша. РельефУкраина күбесенчә Көчыгыш Европа тигезлегендә урнаша, ләкин илнең кайбер өлешләрендә таулар урнашалар: 2014 елга кадәр Кырымда Кырым таулары урнашалар иде (иң биек ноктасы — Роман-Кош тавы, 1545 м); көнбатышта — Карпат таулары урнашалар (иң биек ноктасы — Говерла тавы, 2061 м, шулай ук Украинаның иң биек ноктасы). КлиматГыйнварның урта температурасы — -8°…+4°С, июльнең урта температурасы — +18°…+23°С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300—700 мм, Кырым тауларында — 1000-1200 мм, Карпат тауларында — 1200-1600 мм. ГидрографияЕлгалар күбесенчә Кара һәм Азак диңгезләре бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днепр, Северский Донец, Көнбатыш Буг, Днестр, Дунай. Иң зур күл — Сасык (Кундук) күле (204,8 км²). ТарихБорынгы тарихХәзерге Украина территориясендә беренче дәүләт берәмлекне безнең эрага кадәр VII гасырда скифлар оештыралар. Шул ук вакытта Төньяк Кара диңгез буенда грек колонияләре барлыкка киләләр. Б. э. к. 200-елларда скифларны сарматлар кысып чыгаралар. III гасырда хәзерге Украина территориясенә төньяк-көнбатыштан готлар керәләр һәм Ойум патшалыгын оештыралар. 375 елда готлар һуннардан җиңелүгә дучар булалар һәм Рим империясе территориясенә күчереп урнашырга мәҗбүр ителәләр. IV гасырыннан хәзерге Украина территориясендә славян кабиләләре урнашырга башлыйлар. V гасырда Украинаның сулъягы һәм Кырым Хәзәр каһанлыгыннан бәйлелегенә эләгәләр. 7 гасырда Кара диңгез көньяк буенда Бөек Болгар иле урнаша. Беренче бәйсезлек1918 елның 9 гыйнварында Үзәк Рада Украинаның бәйсезлеген игълан итә. 3 мартта Брест-Литовск солыхы буенча бәйсез Украина Кайзер Германиясе белән РСФСР Совет Русиясе тарафыннан таныла. 1918 елның 24 декабрендә рус хөкүмәте (БҮБК), Брест-Литовск солыхын гамәлдән чыгара һәм Украинаның бәйсезлеген башка таныймый. ССРБ составында![]() 1920 елның 30 декабрендә РСФСР, Кавказ арты СФСР, Украин ССР һәм Белорус ССР ССРБ барлыкка килү турнында килешүен имзалыйлар. Ленин карары буенча "пролетариат санын артырыр өчен" Украинага Новороссия тарихи төбәге тапшырыла. 1920—1930-елларда илдә совет хакимияте украинлаштыру сәясәтен үткәрә. 1920-елларның ахырында — 1930-елларның башында коллективизация сәясәте үткәрелә, ул 1932—1933 елларның массакүләм ачлыгына китерә. 1930-елларда республиканың сәнәгатьләштерү үткәрелә. 1934 елда республиканың башкаласы Харковьтан Киевга күчерелә. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында1939 елда, Алмания белән алдан килешүләре буенча, ССРБ үз гаскәрләрен Көнбатыш Украинага кертә, ул Украин ССР составына кертелә. 1940 елда, ССРБ гаскәрләре Румыния территориясенә кергәч, Украин ССР составына Төньяк Буковина, Бессарабия өлеше, һәм Герца районы кертеләләр. 1941—1944 елларда Украина Бөек Ватан сугышының сугыш хәрәкәтләре мәйданы булган. Украина халкы шул сугышында күп миллионлы югалтуларын күрә, ә республиканың икътисадына зур зыян китерелә. Сугыштан соңгы чоры1945 елда ССРБның Чехословакия белән килешүе буенча Украин ССР составына Карпат арты өлкәсе кертелә. 1954 елда, Хрущев карары буенча "«Россия һәм Украина дуслыгының 300-еллыгы» хөрмәтенә" Украин ССР составына Кырым өлкәсе кертелә. 1986 елның 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәт була. 1991 елның 24 августта УССР Югары Шурасы бәйсезлек турында игълан итә. 1994 елда Украина атом-төш статусыннан баш тарта, барлык атом коралы Россиягә җибәрелә. Өр-яңа тарихМоны да карагыз: Евромәйдан, 2014 елгы Россия яклы протестлар 2013 елның декабрь аенда Виктор Янукович Европа Берлеге белән Ассоциациягә керергә баш тарта. Көнбатыш яклы сәяси көчләр шул белән килешмәгәннәр һәм хакимият белән ризасызлыкларын белдереп "Мәйдан"ны оештыралар. Сәяси һәм кораллы көрәш нәтиҗәсендә конституцион булмаган хәлдә Евромәйдан көчләре Киевта хакимиятне басып ала, Янукович Украинадан качып китә. Көнчыгыш Украина төбәкләре, аеруча Кырым, яңа хакимиятне легитим түгел булып саный. 2014 елның 22 февралендә дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Евромәйдан көчләре хакимиятне басып ала, президент булып сайланган Виктор Янукович Киевтан кача, Югары Рада 23 февральдә президент вазифаларына Александр Турчиновны вакытлыча билгели.[10] 25 майда узган сайлауларда Пётр Порошенко беренче турда яңа президент итеп сайлана. 2014 елның 16 мартындагы «итәгатьле рус хәрбиләре» күзәтчелегендә узган псевдо-референдум нәтиҗәсендә Кырым Республикасы Русия составына күчкән. 7 апрелендә Донецк Халык Җөмһүрияте Киевтан бәйсезлеген игълан итә. 15 апрельдә Киев хакимияте Донецк өлкәсендә антитеррористик операцясен башлый, тиздән ул көнчыгыш төбәктә чынында ватандашлар сугышына әверелә. 12 майда, 11 майда үткәрелгән «референдум»нар нәтиҗәләренә туры китереп, Донецк һәм Луганск өлкәләре үз суверенитеты һәм Донецк һәм Луганск халык республикалары дәүләтләренең барлыкка килүе турында игълан иткәннәр. 24 майда Донецк һәм Луганск халык республикалары бердәм Новороссия Берлеген игълан итәләр. Кораллы көчләрУкраинаның Кораллы Көчләре – илнең иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы. Административ бүленеш2012 елның 1 гыйнвары хәленә Украинада 459 шәһәр (шул исәптә Припәт һәм Чернобыль ташланган шәһәрләре), 885 шәһәр тибындагы бистә и 28 450 авыл бар.[11]
Сәяси төзелешХалык
Торак пунктларыМоны да карагыз: Украина шәһәрләренең исемлеге
Дәүләти бәйрәмнәр
Транспорт һәм элемтәСу транспортыСуднолар йөрешле елга юлларның гомум озынлыгы — 1672 км (күбесенчә Днепр елгасы). Эре диңгез портлары Әдис, Ильичёвск, Херсонда, Николаевта һәм Мариупольдә урнашалар. Һава транспортыХалыкара аэропортлары Киевта, Харковьта, Днеприда, Донецкида, Львовда һәм Әдистә урнашалар. Тимер юл транспортыТимер юл транспорты XIX гасырның уртасында киң үсеш ала башлаган; хәзерге Украина территориясендәге беренче тимер юлы 1861 елда төзелгән. Украина тимер юлларның гомум озынлыгы — 22 700 километр, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — 9 572 километр (2009). Шуның өстенә Киевта, Харковьда һәм Днепропетровскида метрополитен бар. ЭлемтәУкраинаның телефон коды — +380, югары дәрәҗәле милли доменнар — .ua (1992 елдан) һәм .укр (2011 елдан).
ШәрехләрИскәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia