Херсон өлкәсе
Херсон өлкәсе (укр. Херсонська область) — Украина cоставына керүче өлкә. 2022 елның февраль ахырыннан МХО нәтиҗәсендә зур өлеше Россия контроле астында. 2022 ел сентябрендә үткәрелгән референдум нигезендә РФ эченә керә, ләкин шуны күпчелек дөнья илләре танымый. Административ үзәге — Херсон шәһәре. ҖәгъpафияӨлкә Украинаның көньягында Кара диңгез буе түбәнлегендә урнашкан. Көньякта Кара һәм Азак диңгезләре тарфыннан юыла. Климат — уртача континенталь. Гыйнварның уртча температурасы 3°…5°С, июльнеке +21,5°…+23,5°. Җәй эссе һәм коры. Вегетация дәвере 215— 230 көн. Еллык явым 300–400 ммны тәшкил итә. Төп елгалар: Днепр, аның уң кушылдыгы — Ингулец. Туфрагы төньякта аз черемәле каратуфрак, куе каштан туфраклар, диңгез яр буенда каштан, тозлак туфраклар. Өлкәдә Аскания-Нова, Кара диңгез тыюлыклары бар. Халык
Милли cастaф (2001): украиннар — 82,0%, руслар — 14,0%[7]. Административ бүленешХерсон өлкәсе 18 районга һәм 3 өлкә буйсынуындагы шәһәренә бүленә. Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia