Француз Полинезиясе
Француз Полинезиясе (фр. Polynésie française, таит. Pōrīnetia farāni) — Франциянең диңгез арты биләмәсе, Тын океанның үзәк өлешендә урнашкан ил. Көнбатышта Кук утраулары, төньяк-көнбатышта — Кирибати, төньякта, көнчыгышта һәм көньякта — нейтраль булган Тын океан сулары белән һәм көньяк-көнчыгышта Питкэрн сулары белән читләшә. Полинезия архипелагы үз өченә Берлек утрауларын, Туамоту утравын, Маркиз утрауларын, Тубуалар утравын (шулай ук Гамбье утрауларын да аерып алалар, бу утраулар Туамоту утравының бер өлеше булып торалар) кертә. Ләкин шулай да аларны бу утрауларны аерып күрсәтәләр. Гомуми мәйданы — 4 мең км² (коры җир), халкы — 287 мең кеше (2009). Башкаласы — Таити утравындагы Папеэте шәһәре (Француз Полинезиясенең иң зур утравы, 1 мең км²). Югары француз кәмисәре исеменнән идарә ителә. Җирле идарә итү органнары — министрлар шурасы һәм территориаль ассамблея. ДиннәрХристианлык – утрауларның төп дине. Диндарларның 54 % ы төрле протестантлык чиркәүләренә, бигрәк тә Маохи протестантлык чиркәвенә (Maohi Protestant Church) карый [4]. Рим католиклары халыкның 38,3 % ын тәшкил итә [5]. Француз Полинезиясендә 500 мөселман исәпләнә [6]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia