Ефрем Еллиев
Ефрем Еллиев, Ефрем Василий улы Еллиев, чуаш. Еллиев Ефрем Васильевич (1907 елның 23 гыйнвары, Казан губернасы, Чистай өязе, Сөнчәле авылы — 1942 елның 1 ноябре, Мәскәү өлкәсе) — чуаш язучысы, чуаш теле мөгаллиме. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган. ССРБ язучылар берлегенә кабул ителгән (1962, вафатыннан соң). Тәрҗемәи хәле1907 елның 23 гыйнварында Казан губернасы Чистай өязе (хәзер Аксубай районы) Сөнчәле авылында туган. Сөнчәле авылы мәктәбен, Чистай педагогика училищесын (1926) тәмамлаган. 1927-1928 елларда Мәскәү дәүләт университетында укый, авыру сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була.
Сугыш башлангач, үзе теләп фронтка китә. Калинин фронтында, Мәскәү өлкәсендә сугышларда катнаша. Мәскәүне саклап, 1942 елның ноябрендә һәлак була. Иҗаты1930 елларда иҗат итә башлый. Беренче хикәяләре «Сандал» журналында, «Трактор» әлманахында басылган. Әсәрләрендә күмәк хуҗалыкта яңача яшәү һәм эшләү үзенчәлекләрен яктырта. Әсәрләренә тирән психологизм, фәлсәфи тирәнлек хас. Яшерен тел (эзоп теле) белән язу, читләтеп әйтү, символлар, аллегорияләр куллану остасы буларак танылган. «Чирмешән буйларында», «Каеш дилбегәләр», «Хатын», «Сөйкемле күзләр» әсәрләре билгеле. Пьесалар, тәнкыйть мәкаләләре дә яза. «Калавсем» (тат. Хикәяләр) (1963), «Суйласа илнисем» (тат. Сайланма әсәрләр) (1973), «Хикәяләр» (1983, (рус.)) китаплары нәшер ителгән. Хәтер
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia