Альберт Ризванов
Тормыш юлыАльберт Ризванов 1974 елның 17 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Алтын медаль белән 7 нче мәктәп-гимназияне тәмамлый. Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетының микробиология кафедрасына укырга керә. 1995 елда КДУны кызыл диплом белән тәмамлый. 1995 елдан 2003 елга кадәр АКШта Невада штаты университеты аспирантурасында белем ала. 2003 елда Күзәнәк һәм молекуляр биология өлкәсендә фәлсәфә докторы гыйльми дәрәҗәсен ала. 2003 елдан 2006 елга кадәр Невада штаты университетында фәнни хезмәткәр булып эшли. 2006 елда Казан дәүләт университеты җитәкчелеге чакыруы буенча Россиягә Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетының генетика кафедрасына кайта. 2011 елда биология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен ала. 2012 елдан 2013 елга кадәр — КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары. 2012 елдан 2014 елга кадәр — Казан федераль университетының генетика кафедрасы мөдире. 2016 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана (Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Медицина һәм биология фәннәре бүлеге, «Күзәнәк биологиясе» белгечлеге). 2019 елдан — профессор. 2019 елдан — КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры. Өйләнгән, ике баласы бар (улы һәм кызы). Фәнни эшчәнлекАльберт Ризвановның фәнни тикшеренүләр өлкәсенә регенератив медицинада ген һәм күзәнәк технологияләре; нейробиологиянең молекуляр аспектлары; молекуляр вирусология һәм иммунология; онкологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалау; генетик яктан модификацияләнгән Т-лимфоцитлар (CAR-T) белән адоптив иммунотерапия карый. Халыкара һәм ватан журналларында 300дән артык фәнни мәкаләләр, шулай ук уйлап табуларга 17 патент авторы. Аның җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 11 кандидатлык диссертациясе якланган. Бүләкләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia