Карл Боль
Карл Боль (1 (13) июль 1871, Санкт-Петербург, Россия империясе — 25 март 1959 (87 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — ветеринария патологоанатомы, ветеринария фәннәре докторы (1934), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1924, 1930). 1895-1959 елларда Казан ветеринария институтында: патологик анатомия кафедрасы мөдире (1900-1959), директор (1918-1938); бер үк вакытта Казан университетының патологик анатомия кафедрасы мөдире (1921-1924) һәм Казан ветеринария фәнни-тикшеренү институты директоры (1932-1937). Хезмәтләре атларда маңка, котыру, йогышлы анемия (инан) авырулары, туберкулёз һәм паратуберкулёз, тагун (чума), сальмонеллёз һәм дуңгызлардагы йогышлы тире авырулары патогенезы, патоморфологиясенә һәм бу авыруларга диагноз куюга карый.[2] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia