Бөтендөнья татар конгрессы
Бөтендөнья татар конгрессы, БТК — бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче Татарстан Республикасында төркәлгән табышсыз төбәкара иҗтимагый оешма.<[1][2] Хокуки мәсьәләләрдә җаваплы җитәкчесе (рус. управляющий делами) — «Бөтендөнья татар конгрессы» Татарстан Республикасы иҗтимагый фонды директоры Артур Сабиров.[3] Конгресс тарихы1992 елның июнендә татар халкының беренче корылтае җыела. Корылтай эшендә Татарстан, Россия, ерак һәм якын чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге форумда Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитетын оештыру турында карар кабул ителә. 1998 елның апрелендә БТК Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала. VII чираттан тыш съездның пленар утырышында яңа устав кабул ителә. 2018 елның 25 июль көнне «Бөтендөнья татар конгрессы»ның әлеге уставы Юстиция министрлыгында теркәлә. Таныклыкны исәпкә алу номеры: 1612060331. Бирелү вакыты: 25 июль, 2018 ел. Эшчәнлекнең төп максатлары
БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар[4]
Корылтайлар
Җитәкчеләр1992—2002 — Индус Ризак улы Таһиров (1936 елда туган), Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе, күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче. 2002 — Ринат Зиннур улы Закиров (1948 елда туган), җәмәгать эшлеклесе,тарих фәннәре докторы, Татарстан Дәүләт советының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче чакырылышлары депутаты. 2017—2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе. 2017 — Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы (1963 елда туган), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе. 2020 — Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе — Данис Шакиров. 2011 елда Татар конгрессына референт булып килгән, оешманың Татарстан бүлекләре белән эшләгән. 2015 елның җәеннән башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары[6]. 2022 ― Чаллы бүлеге җитәкчесе ― Факил Сафин[7][8]. БТК Милли Шурасы президиумы әгъзаларыБТК комитетлары2022 елның ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы утырышында комитетлар оештырыла: [9]
БТК басмалары
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia